Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз Айтматовка бүген 79 яшь тулды


БИШКӘК - Танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовка бүген 79 яшь тулды. Азатлык радиосының Кыргыз редакциясенә биргән әңгәмәсендә язучы әле дә иҗади эзләнүдә булганын сөйләде. Айтматов үз әсәрләрен кыргыз һәм рус телләрендә язган, аның китаплары күп телләргә тәрҗемә ителгән. Чыңгыз Айтматов шулай ук Кыргызстанның Европа Берлеге, НАТО, ЮНЕСКО һәм БЕНЕЛЮКС илләрендәге вәкиле дә.
XS
SM
MD
LG