Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:58

“Татар телен укыту мәсьәләсе корылтайда караласы сорауларның иң әһәмиятлесе булырга тиеш”,- ди корылтай делегатлары.

Советлар берлегенең торгынлыгыннан соң, менә 20 елга якын татар халкы телне саклап калырга, мәктәпләр ачарга, яшь буынны милли рухта тәрбияләргә кирәк, дип сөйли. Конгресс корылтайларында да бу хакта сүз аз күтәрелмәде. Дөрес милли мәгарифтә 90 еллар ахырында һәм 21 гасыр башында әзерәк алга китеш булган иде. Соңгы берничә ел эчендә ана телне өйрәнү тагын кирегә таба тәгәри башлады. Төбәкләрдәге татар теле сәгатьләре кими. Укыту планнарындагы милли һәм төбәк компоненты да бетерелде. Бу хәл туган телне өйрәнүгә тагын бер кат балта чабу булырга мөмкин.
“Татар авылларында юк шул татар теле. Урыс мәктәпләрендә дә адыгей телен берничә сәгать кенә укыталар”,- ди Рәмисә Татомир. Ул Адыгей республикасының Майкоп шәһәрендә 40 елга якын яши. Чыгышы белән Пермь өлкәсеннән. Адыгейда 5 меңгә якын татар тораса да, татар авыллары булса да якшәмбе мәктәбе бары тик Майкоп шәһәрендә генә. Ул 1996 елдан эшләп килә. “Бу мәктәптә ана телен өйрәнергә теләүчеләрнең саны да елдан-ел кими бара”,- ди ул. Аның әйтүенә караганда, конгресс һәм татар хәрәкәте бүгенге көндә игътибарын яшьләргә юнәлтергә тиеш.
“Күберәк яшьләрне татар җәмгыятенә чакырырга кирәк. Балаларны күбрәк укытырга. Без читтә торгач татар телен яхшы белмибез бит. Мәскәүдәге кебек татар юнәлешле мәктәп ачып эшләргә булсын иде”,- ди Рәмисә Татомир.
Адыгей республикасының “Дуслык” татар җәмгыяте башлыгы Аләм Ильясов фикеренчә, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән татар халкының милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү федераль бюджеттан булырга тиеш. Иң башта финаслау мәсьәләсе хәл ителергә тиеш, ди ул.
“Беренче чиратта безгә финанс ярдәме кирәк. Сабантуйлар, төрле чаралар үткәрергә. Үзебезчә яшәгән булабыз. Бизнесменнар эзлибез. Федераль дәрәҗәдә финанс ярдәме булырга тиеш. Татарлар дәүләтне тәшкил итүче милләтләрнең берсе бит”,- ди Ильясов.
Саймә Вафина 89 мең татар яшәгән Әстерхан өлкәсе вәкилләреннән берсе. “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе. Ул да, нинди генә чара үткәрә башласаң да, финанс мәсьәләсенә барасың да төртеләсең, ди.
“Иҗтимагый оешмаларга Татарстан белән бизнес оештыру мөмкинлекләре хәл ителсен иде. Без төрле чаралар үткәрергә кул сузып йөрмәсәк иде”,- ди Саймә Вафина. Икенче зур мәсьәлә итеп ул, корылтайда ана теленең киләчәге турында җитди суз булырга тиеш, ди.
“Түрәләр безне аңламаска тырыша. Безнең мәгариф министры үзе яһүд милләтенән, хатыны татар. Балалары яһүд телен дә, татар телен дә белми. Без аңа аңлаткач, ул: “Без урыс дәүләтендә яшәгәч, шулай булырга тиеш”,- ди. Русия дәүләтен тәшкил итүче халыкларга килсәк, славян, төрки һәм угро- финнар бит. Шулай булгач, бу халык тупланып яшәгән урында аның теле дә өйрәнелергә тиеш бит”,- ди Әстерхан вәкиле.
Оренбур өлкәсендә 165 меңләп татар яши. Аның 6 меңләбе Богырысланда. Бу төбәктәге әлеге шәһәрдә ана телен өйрәнү башкалар белән чагыштырганда күпкә яхшырак булса да, Богырыслан татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәмзә Гәзизов та: “Конгресс корылтаенда сүз беренче чиратта ана телен өйрәнү проблемаларына багышланырга тиеш”,- ди.
“Иң беренче чиратта суз татар телен өйрәнү турында булырга тиеш. Урта буын да оныта, балаларын да өйрәтмиләр. Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә күтәрелергә тиеш”,- ди Гәзизов. Үл үзе эшмәкәр. Богырысланда “Болгар” сәүдә үзәгенең башлыгы. Шәһәрдәге якшәмбе мәктәбе тулысы белән дип әйтерлек аның ярдәменә эшли. Бу мәктәптә 5 укытучы туган телгә өйрәтә.
Татар телен аянычлы хәле, төбәкләрдә ана теле сәгатьләре кыскару, татарлар күпләп яшәгән күп урыннарда бөтенләй укытылмавы турында читтәге ватандашлар йорты мөдире Юрий Каплун белән дә сөйләштек. Ул да 4-нче корылтай кунагы. Ул җитәкчелек иткән оешма Мәскәү хөкүмәтенеке һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән һуманитар һәм эшлекле бәйләнешләр алып бара. Элеккеге Советлар берлегенә кергән дәүләтләрдә урыс телен укытуны киметергә тырышулары һәм моны булдырмас өчен күрелгән чаралар турында сөйләде ул. Ә Русия татарларының үз илләрендә ана телләрен өйрәнә алмауларын белми икән. Җавабы болай булды.
“Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Русия конституциясе нигезендә туган телне өйрәнү үтәлергә тиеш. Әгәр ул бозыла икән, өлкәләрдә моның өчен җаваплылар, һәм бу проблеманы күтәрергә тиеш җәмәгать пулатлары бар. Туган телне өйрәнү хокукын якларга кирәк”,- диде Мәскәү хөкүмәтенең Ватандашлар йорты рәисе Юрий Каплун.

XS
SM
MD
LG