Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Чаллылар конгреста төрле проблема күтәрәчәк


Конгресска Чаллыдан барырга теләүче татарлар күп иде. Ләкин махсус җыелышта 9 кеше кандидатурасы күрсәтелде һәм алар делегат булып сайланды.


Шушы 9 делегат арасында Татарстан премьеры Рөстәм Миннехановның, җырчы Салават Фәтхетдиновның булуы беркадәр сораулар тудырды.Ни өчен Чаллы делегациясе составына Казанда яшәүчеләр кертелде? “Азатлык” хәбәрчесе конгрессның Чаллы бүлеге җитәкчесе Габделхәй Самигулиннан бу сорауга мондый җавап алды:

“Премьер-министр моңа кадәр дә Чаллы делегациясе составында булды. Бу юлы да Миннеханов бездән сайланды. Чөнки дәүләт вәкилләре төрле район-шәһәрләрдән делегат итеп сайлана. Корыллтайда чишелә торган мәсьәләләр дәүләт күләмендә хәл ителергә итеш. Аларның катнашуы мәсьәлә чишелешен тизләтә. С.Фәтхетдиновка килгәндә, ул Татарстанның, Русиянең халык артисты. Бөтен дөнья татарларының телен, мәдәниятен күтәрү өлкәсендә күп хезмәт күрсәтә. Чаллыдан чыгып киткән артист буларак, ул безнең шәһәр делегациясендә.”

Чаллы делегациясендә галимнәр, язучылар, югары уку йорты җитәкчеләре, ширкәт башлыклары бар. Алар шушы корылтайга нинди уйлар, теләкләр белән бара? Фәүзия Бәйрәмова:

“Соңгы елда мин шушы конгрессның башкарма комитет әгьзасы булып тордым. Шушы вакыт эчендә күп җирдә булып җитди генә проблемалар күтәрергә туры килде. Хәзер алга таба нәрсә эшләргә тиешлегебезне ачыкларга тиешбез. Алдагы 5 елда төп эшчәнлегебез хокук мәсьәләсендә булырга тиеш, дип саныйм. Татар халкының, аерым татарларның хокукларын яклау Русия күләмендә генә түгел, халыкара мәйданда булырга тиеш. Шушы мәсьәлә буенча минем чыгышым да куелган. БМО каршында Бөтендөнья Татар Конгрессын теркәтү, анда үзебезнең вәкилне билгеләү һәм татар хокукларын яклау буенча халыкара оешма төзү зарур. Чөнки мәктәпләр, христиан дине мәсьәләләре, хәтта милли республикаларның булу-булмау мәсьәләсе дә алга таба халыкара мәйданнар дә хәл ителәчәк”.

Чаллы язучылар оешмасы рәисе, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире Вахит Имамов фикере:

“Читтә яшәүче татарның мәктәпләрен саклап калып булырмы? Шул сорау тора. Безнең милли эшләр буенча министрлык юк. Шушы министрлык бурычларын БД.ТК үз өстенә алмас микән дигән ычшаныч бар. Вакытлы матбугатыбыз чит төбәкләргә чыга алмый. Республикабыз министрлыклары, “Татмедиа” агентлыгы чит төбәкләрдәге министр белән килүшеләр төзеп, татар матбугаты өчен көрәшергә тиеш, дигән фикерне әйтәсем килә. Конгресста бу хакта сүз булыр, дип уйлыйм”.

XS
SM
MD
LG