Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Татар иҗтимагый үзәге корылтай үткәрде


Татар иҗтимагый үзәге корылтае башка урында үтте.

Татар иҗтимагый үзәге корылтае башка урында үтте.

Корылтай табиплар мәдәният йортында үтте. Иҗтимагый үзәкнең үз бинасы сак астына алынган.


Казанда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге тугызынчы корылтаен уздырды. “Азатлык” хәбәр иткәнчә, кичә оештыручылар корылтай уза торган урын турында әйтергә курыккан иде. Алар чара узган Медицина хезмәткәрләре мәдәният йортын арендага бирүдән ваз кичтерерләр дип курыкканнар иде. Корылтай барыбер шул залда тыныч кына узып китте. Аның каравы оештыру комитеты һәм Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина сак астына алынган.

“Азатлык” радиосына сишәмбе көнне корылтай узасы бина өчен борчылып оештыру комитетыннан, иҗтимагый үзәк президуимы әгъзасе Галишан Нуриәхмәт сөйләгән иде. Бүген исә аны үз биналары проблемасы борчый.

“Корылтайга бина бирделәр, Аллага шөкер. Тик Иҗтимагый үзәк бинасын тоттылар да бикләп куйдылар. Саклап торалар”, - ди ул.

Карл Маркс урмындагы 41 йортта урнашкан бинада утыручы хәрби киемдәге кешеләрне милли хәрәкәт кешеләре көчле, озын буйлы булуына ишарә итә. Аларның кичә эше тыгыз булган: ТИҮгә килгән оештыручы пенсионер апаларны, эштән соң килгән активистларны куып торганнар. Хәрби киемдәгеләр “Спарта” шәхси сакчы оешмасы хезмәткәрләре булып чыкты. Алар иртән һәм кич белән бинага кеше кертә алмауларны искәртә. Үзен Фролов дип таныштырган җитәкчеләре кем, ни өчен сакларга кушуы турында әйтергә теләми. Сакның кайчан алыначагына: “Килешү билгесез срокка кадәр төзелгән”, - дип әйтте. Сүз уңаеннан, иртәгә бу бинада “Шәрык” клубының да 100 еллыгы уңаеннан кичәсе узачак. Аны Татар конгрессы кич белән оештыра. Иртәгә кич белән бина ачык булырмы? Ә бүген Медиклар мәдәният йортында узган иҗтимагый үзәк корылтае исә татарга бәйсез дәүләт теләп дога белән ачылды.


Делегатлар шулай ук: “Түрәләргә, депутатларга да иман бир”, - дип дога кылды. Корылтайда исә коммунистлар да бар иде. Коммунист Фәрит Хәбибуллин уртак демкоратик кыйммәтләргә тукталды. Шул нисбәттән дәүләт мәгариф стандарларын өч компоненттан бер компонентлыга гына калдыру турындагы канун кабул ителүгә борчылу белдерә. Бу татартелле мәгариф системасын юкка чыгарыр дип борчыла.

“Сентябрь аеннан соң татар мәктәпләре ябылырга мөмкин. Менә кайда ул төп проблема. Бу демократияне кысу. Милләтләр теләгән телдә укырга тиеш”, - ди Фәрит Хәбибуллин.

Шунда ук яшь делегатларның якшәмбе көнне Ирек мәйданында бу нисбәттән пикет ясарга теләүләре билгеле булды. Оештыручы Илдар Шиһапов: “ Бу канун бар халыкларның да мәктәпләрен юк итәргә мөмкин. Менә Якутиядә дә бер компоентлы гына белемгә каршы пикетка чыкканнар. Сиксән кеше”, - дип сөйли.

Тик әлегә якшәмбе көнне пикет ясарга рөхсәт бирмәгәннәр. Ә төбәкләрдә милли хәрәкәт үз мәшәкатьләре белән яши. Аларга кеше хокуклары буенча эксперт тә, адвокат та булырга ду туры килә. Чистай татар иҗтимагый үзәгеннән Нил Вәли эзәрлекләнүче мөселманнар турында сөйли. Алар арасында бер сәнгать кешесе дә бар икән.

“Нур” ансамбле сәнгать җитәкчесе Рифкат Гобәйдуллин кырык сәгать утырып чыкты. Аны эзәрлекләү дәвам итә”, - ди Нил Вәли һәм яклап мәхкәмә эшләрендә хокукый ярдәм күрсәтүләрен әйтә.

Тик язучы Фәнзаман Баттал татар проблемаларын җирле яссылыкта гына карауга каршы. “Монда пикетлар белән биредә проблема күтәрү файдасыз”,- дип саный ул. Ул корылтай махсус караган һәм кабул иткән Косово бәйсезлеге турындагы карарга мөнәсәбәтен белгертә.

“Татар кебек кечкенә милләтләрнең төп игътибары Косовога юнәлергә тиеш. Безгә аларга карап эшләргә кирәк. Алар үз азатлыгын алачак. Татарстан да алырга тиеш. Без Косоводан ким мени? Безгә турыдан-туры Европа берлеге, БМО белән эшләргә кирәк”, - ди Фәнзаман Баттал. Тик Косово - еракта. Ә күршедәге татарлар нишләп ята. Алар азга да риза, телләрен генә кисмәсеннәр.

Башкортостан татарлары иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин: “ Татарның иҗтимагый үзәге дә, конгрессы да безгә кирәкле. Чакырып торулары өчен рәхмәт”, - ди.

XS
SM
MD
LG