Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Чәршәмбегә каршы төндә Русия Европада гадәти корал турындагы килешүдә катнашуын туктатты. Рәсми Мәскәү белдерүенчә, салкын сугыш чорында төзелгән бу килешү бүгенге таләпләргә җавап бирми, ә аның яңартылган өлгесен НАТО илләре расларга теләми. Вашингтон Кремльнең бу адымына үкенеч белдерде.


12 декабрь көнне Русиянең тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсендә рәсми белдерү эленде. "Салкын сугыш чорында имзаланган килешү бүгенге Европа чынбарлыгына һәм безнең иминлек мәнфәгатьләренә җавап бирүдән туктады... Өстәвенә НАТО илләре бу килешүнең рухына вә хәрефенә туры килмәгән адымнар ясады", диелгән анда.

Хәер, Русия президенты Владимир Путин бу турыда апрель аенда ук, еллык юлламасында кисәткән иде:

"Безнең партнерларга да, сүздә түгел, гамәлдә, һичьюгы Европада, корал киметүгә өлеш кертергә вакыт. Алар бит арттыра гына. Бу мәсьәләне Русия-Европа шурасына тикшерергә тәкъдим итәм. Нәтиҗә булмаса, килешүне үтәүдән туктарга тәкъдим итәм", диде Русия президенты.

150 көн көткәннән соң, 14 июльдә Путин килешүне туктату турында карар чыгарды.

1990 елда НАТО һәм ул чактагы Варшау килешүе илләре арасында дистә ел сөйләшүләрдән соң имзаланган бу документ әлегә кадәр Европа иминлегенең нигез ташы санала иде. Ул Атлантик океаннан алып Урал тауларына кадәр ике тарафның да корал урнаштыруына чикләүләр сала, даими тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бирә иде.

Советлар берлеге җимерелгәч, килешү үзгәртелде, 1999 елда Истанбулда үткән очрашуда яңартылган өлге төзелде. Әмма аны әлегә кадәр 4 кенә ил имзалады: Русия, Украина, Беларусь һәм Казахстан. НАТО илләре башта Мәскәүне Истанбулда биргән вәгъдәсен үтәргә, Молдова һәм Грузиядән гаскәрен чыгарырга таләп итә.

"Төп каршылык хәзер Молдова, - ди Новая Газета күзәтүчесе Пауел Фелгенһауер, - Русия андагы гаскәрен чыгарырга теләми. Президент Путин һәм башка рәсмиләр Көнбатышның моны таләп итергә хокукы юк ди. Ә үзләрен анда гаскәр тотырга хокуклы дип саный."

Рәсми Вашингтон Мәскәүнең килешүне туктатып тору карарын хата дип бәяләде. Сишәмбедә дәүләт секретаренең Европа һәм Евразия мәсьәләсендә ярдәмчесе Даниел Фриед моны һәр тараф өчен "үкенечле" адым дип атады.

Бу каршылык алга таба нинди юнәлеш алыр, әлегә билгесез. Дипломатик тырышлыклар дәвам итер сыман. Белгечләр фикеренчә, Мәскәүнең бу адымы, сәяси каршылыкны арттырса да, хәрби күзлектән караганда, вазгыятьне әллә үзгәртергә тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG