Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:10

Гарри Каспаров президент ярышыннан төшеп кала


МӘСКӘҮ - Русия оппозициясе юлбашчысы Гарри Каспаров хакимиятләрдән булган басым аркасында президентлык ярышыннан төшеп калырга мәҗбүр булганын белдерде. Каспаровның матбугат вәкиле Марина Литвинович, "Каспаровка президентлык кампаниясен башларга ирек бирелмәде", диде:

"Кичә кич һәм бүген иртән Мәскәүдә безнең төркемгә акча түләп җыелырга бер генә бина да табылмаган иде. Шуңа күрә безнең президентлык кампаниясен кануный төстә башларга мөмкинлегебез юк."

Бүген президентлыкка намзәтләрнең үз җыеннырын кайчан үткәрүләрен Үзәк сайлау комиссиясенә хәбәр итү өчен соңгы көн иде.

XS
SM
MD
LG