Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллибанд: Русия үз абруен төшерә


ЛОНДОН - Британия тышкы эшләр министры Дэйвид Миллибанд, Мәскәүнең британ мәдәни оешмаларын ябу карары Русиянең дөнья алдында абруен төшерә, дип белдерде. Премьер-министр Гордон Браун, Британ Шурасының Петербур һәм Екатеринбурдагы бүлекчәләрен ябу - "кабул ителерлек хәл түгел", диде.

Чәршәмбе көнне Русия Британ Шурасының Русиядәге бүлекчәләре эшчәнлегенә кануный нигез юк, дип аларны ябарга карар итте. Быел Русия белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләр начарайды, киеренкелек бигрәк тә Мәскәүнең Александр Литвиненко үлемендә шикләнелгән кешене Лондонга тапшырырга баш тартканнан соң артты.
XS
SM
MD
LG