Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Казанда туризмны үстерү планын британнар төзи


Казандагы Кол Шәриф мәчете башкала кунакларын җәлеп итә

Казандагы Кол Шәриф мәчете башкала кунакларын җәлеп итә

Казан туризм үзәге була аламы? Бу максатка ничек ирешергә? Шәһәр хакимиятләре чит ил белгечләренең киңәшен сорарга булды.

Казан үтенече белән ТМi исемле британ маркетинг ширкәте Казан өчен алдагы 3 елга “Туризмны үстерү стратегиясен”, күреләсе чаралар планын төзүгә алынган. Бу план әле кабул ителмәгән. Әлегә чит ил белгечләре Казандагы туризм торышы турында хисап әзерлгән.

Казанда туризм өлкәсен үстерү кыенлыклары турында сөйләшүләр инде бер дистә ел дәвамында бара. Ләкин проблемалар һаман да хәл ителми. Казанда туризмны үстерү программалары да кабул ителгән. Кол Шәриф мәчете, иске татар бистәсе, Казан су буйлары күрергә ничек күбрәк туристны китертергә? Казан шәһәр хакимияте британ ширкәте TMI га мөрәҗәгать итеп, аларның туризмның үсешен ничек итеп күз алдына китерүен сораган. TMi исемле халыкара ширкәт вәкилләре Казанда булып, туристик ширкәт вәкилләре, транспорт оешмалары җитәкчеләре, рестораннар, мәдәният, спорт корылмалары җитәкчеләре, дин әһелләре белән очрашулар уздырган. Бер ай эшләгәннән соң, әлеге британ ширкәте Казанның хәзерге вакытта, туристларны ни дәрәҗәдә җәлеп итә алуы турында тикшеренү үткәрде.

Казан шәһәр башлыгы туризмны үстерү мәсьәләсендә киңәшмә үткәрде

12 декабер көнне, Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин, TMi ширкәте вәкилләре әзерләгән хисап белән танышыр өчен җыелыш үткәрде. Анда туристик өлкәдә эшләгән ширкәтләр җитәкчеләре дә чакырылган иде.

TMi ширкәте башлыгы Рожерер Джонсон, үзенең хисабында, Казандагы туризм торышының уңай һәм тискәре якларын барлап чыккан. Мәсәлән, өстенлекле яклар исемлегенә Казанның географик яктан җайлы урында урнашуы, дини корылмаларның булуы, башкалада көнчыгыш төсмерләрнең күренүе, татар мәдәнияте һәм мирасы белән танышу мөмкинлегенең булуы, урысларның гына түгел, башка күп төрле халыкларның яшәве, конференцияләрнең күпләп үтүе, Сабан туының уздырылуы бар.

Британлы, туризм өлкәсе белгече Роджер Джонсон фикеренчә шушы сыйфатлар Казанга туристларны күпләп җәлеп итәргә мөмкин. Туризмны үстерү юнәлешендәге кимчелекләр исемлегенә ул, Казан турында белемнернең җитәрлек булмавы, ял көннәренә берер-кайда барып кайтыр өчен, транспортның оештырылмавы, шәһәрдәге белдерүләрнең инглизчә язылмавы һәм башка мәгълүматны керткән. Роджер Джонсон һәм аның җитәкчелегендәге TMi ширкәте вәкилләре яңалыклар да алып килде. Мәсәлән алар, транспорт туризмын үстерергә тәкъдим итте. Хәтта, Казан-Мәскәү поезды тәрәзәсеннән Русия төбәкләре белән танышып бару, чит ил туристларына кызык булыр иде, диде Джонсон.
Чәршәмбедә Казан шәһәр идәресендә үткән әлеге очрашу, шушы британ ширкәте белән хезмәттәшлек кысаларында булган икенче күрешү иде. Бер айдан яклар яңадан очрашачак.
Roger Johnston TMi башлыгы, уңда

Роджер Джонсон “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә : “Татарстанның мөмкинлекләре күп. Аның үз мәдәнияте бар, үз традицияләре, үз характеры бар. Монда махсуслашкан туризм алып барып бала. Мондагы туризм киң күләмле булуына ошамаган, әмма монда яңа урыннарны, яңа шөгелләрне эзләүчелер килергә мөмкин.” -диде
Татарстандагы туристик агентлыклар мәҗлесе башлыгы Рамил Мифтахов, чит ил белгечләренең килүен уйңай бәяләде, күп мәсәләдә карашларыбызның уртак булуын аңладык, Көнбатыш белгечләренең карашы белән танышу безгә кызык булды, диде ул.

Казанда 200ләп туристик ширкәт бар. Аларның бары 15 генә эчке туризм юнәлешен үстерә икән. Британ ширкәтенең Казан өчен эшләнгән "Туризмны үстерү стратегиясе" тормышка ашса, бу өлкәдәге хәлләр үзгәрер, дип ометләнәләр.

XS
SM
MD
LG