Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран министры Татарстан президенты белән очраша


КАЗАН - Татарстан башкаласына бүген Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки җитәкчелегендәге Иран вәкилчелеге килде. Кичә Иран вәкилләре Мәскәүдә ике яклы сәүдә-икътисадый вә фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясенең VII утырышында катнашты.

Казанда кунаклар берничә көн элек кенә эшли башлаган Иран консуллыгында булды, соңыннан алар Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогия Университетында талибәләр һәм мөгалимнәр белән очрашты. Анда инде 6 ел Идел буе Иран өйрәнүләре үзәге эшли.

Бүген Иран вәкилчелеге шулай ук Казандагы эре ширкәтләрдә очрашулар үткәрә. Манучер Моттакинең Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG