Accessibility links

Кайнар хәбәр

БР татарлары корылтайга ике делегация булып барды


БР татарлары Бөтендөнья Татар конгрессының 4 корылтаена ике аерым делегация булып бардылар. БР рәсми хакимияте канаты астындагы 60 кешелек төркем, башкорт милләтеннән булган Башкортстанның мәгариф министры Аллаяров җитәкчелегендә, бер юл белән, З9 кешедән торган БР Татар конгрессы делегатлары Уфа- Казан рейс автобусында икенче юл белән Казанга килделәр.
Ни кадәрле генә гаҗәп тоелмасын, БР татарлары исеменнән чыгыш ясарга башкорт түрәсе Аллаяровка гына мөмкин булды.
Ә Аллаяров инде БРда татар өчен барысы да эшләнә, дип сайрый башлады. Моңа ачулары кабарган делегатлар “Ялган!” дип кычкырып, Аллаяровның чыгышын өзә яздылар.
БР татарлары темасы Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Назыйф Мирихановның һәм билгеле сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың чыгышларында да күтәрелде. Назыйф әфәнденең бер фикере белән Башкортстан делегатларының ике канаты да килешәдер , мөгаен. “ Ике республика арасындагы проблемаларны уртага салып сөйләшергә кирәк”,- диде ул.
XS
SM
MD
LG