Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе Алмания белән элемтәләрен ныгыта


Биредә Алман культурасы көннәре кысаларында икътисади багланышлар ягыннан мөһим килешүләр кабул ителде.
Алманнарның Сембер өлкәсе белән кызыксынуы очраклы түгел. Кунаклар әйтүенчә, бу төбәк инвестиция ягыннан иң кулайларыннан берсе. Биредәге 2 аэропорт, Елга порты, тимерьюл – шуңа нигез бирә. Эшче куллар да җитәрлек.
Өлкә башлыгы Сергей Морозов та шуңа игътибар юнәлтте.Бездә бүген төзелеш һәм сәламәтлек саклау ягыннан 4 инвестицион проект әзер инде. Барлыгы 2 миллиард рубльдән артык инвестиция мөмкин.
Алманиянең Русиядәге тулы вәкәләтле илчесе Вальтер Юрген Шмидт менә ни диде: Иң мөһиме – машина төзелеше. Сездә бу яктан тәҗрибә бар. УАЗ заводы нигезендә Volkswagen эшен җәелдерү кулай булыр.
Бу очракта шуны да өстәп узарга кирәктер. УАЗ 1943-елда алман әсирләре тарафыннан төзелә башлый. Һәм артабан, киңәя-киңәя, беренче төзүчеләр җирләнгән зиратларны да үз астыына алып җәелә.Бүгенге көнгә кайтсак, алманнарның инде байтак вакыт Сембердә чит-ят түгеллеген әйтеп узу кирәктер. Моның нәтиҗәсе - профильле гиподиализ үзәге ачылуы. 180 миллион чамасы рубльле чыгымнарны тулаем диярлек алманнар үз өсләренә алдылар. Җир сатып алу гына өлкә хакимиятенеке, диде губернатор.
Бу үзәк әле эшли башламаган, ә Морозов шундый ук гамәлне Димитровградта да булдыру турында сүз кузгатты.
Эре генә түгел – уртакул бизнеска да зур игътибар бирелде. Хакимият бинасында узган зур сөйләшүдә электән үк биредә эшләүчеләрдән тыш яңалары да үз проектларын тәкъдим иттеләр. Арада ифрат та үзенчәлеклеләре дә бар. Мәсәлән, 2010-елга кадәр “Яңа авыл” дигәне тормышка ашырылачак. Европача инфрастуктуралы яңа авылны Иске Майна районында төзү каралган. Авыл халкының 85 процентына эш булачак. Кереме 254 миллион чамасы карала. Бу – Иске Майна районының бүгенге 3 еллык бюджетыннан да артык, ди.
Хәер, Иске Майна районының бюджетына бүгенге алман авылы Богдашкино болай да зур өлеш кертә. 1990-еллар башында Казахстан, Себер якларыннан кайтарылган алманнарга биредә урнашырга Алмания олуг ярдәм иткән иде. Хәзер андагы эшкәртү ширкатьләре тирә-яктагы татар, чуаш, мукшы авыллары халкы җитештергән ит-сөт хисабына баеды һәм үрнәк хуҗалык булып санала. Ә менә совет чорында бушлай төзелеп биргән шундый ширкатьләргә хуҗа булган урыс авыллары башкалар дәрәҗәсенә төштеләр. “Ярдәм” дигәнен кем ничек аңлый һәм нинди нәтиҗә ясый бит ул. Берсен халява белән аздырып, икенчесен талау сәясәтенең нәтиҗәләрен Русия икътисады бүген үзе дә сизә кебек инде.
Төп сүзгә кайтсак, Алмания көннәре кысаларында өлкәдә 30дан артык алман бизнесмены катнашты. Шул исәптән Ролс-Ройс, Һенкел-Техник кебек гигантлар вәкилләре дә. Хәер, эш бизнес белән генә чикләнмәде - байтак мәдәни чаралар да уздырылды. Театрда яшь драматург Анна Һеленг әсәре буенча тамаша бирелде. Ленин Мемориаль үзәгендә Дрезден каласының сугыштан соңгы һәм бүгенге күренешләрен туплаган фотокүргәзмә эшләде. Алман киносы фестивале узды. Бавариядән килгән атаклы шеф-повар Фридрих Абойкович алман ашлары белән сыйлады. Ә Концерт залында тәрҗемәсез дә аңлаешлы музыка хуҗаларны һәм кунакларны берләштерде.
XS
SM
MD
LG