Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылтайда фән, мәгариф һәм мәдәният турында сүз


Бу утырышта катнашучы корылтай делегатларының күпчелеге авызыннан гел советлар берлеге заманнарындагы кебек хисап тотуга гына багышланган кебек булды бу чара, соңгы корылтай булмаса ярар иде, дигән сүзләр дә ишеткәләргә туры килде. Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты каршындагы этнологик мониторинг үзәк җитәкчесе, галим Дамир Исхаков та үзенең чыгышы вакытында конгрессның этно җыелышка бик ошавын билгеләп узды.
“Монда кубрәк сөйләнелә төрле декларацияләр һәм булган әйберләрне тасвирлау. Әмма булган проблеманы чишу турында сөйләү аз бара”,- диде ул. Алга таба сүзен дәвам итеп, Русиядә демократиянең кыска вакытлы булуын һәм бүгенге көндә демократиядән чигенү процессының баруын әйтеп узды. Гомумән татар хәрәкәтенең Русиядәге гомум процесслардан мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмавын да ачыклаган.
Русия белән Татарстан арасында имзаланган яңа шартнамә һәм Русиянең федераль максатчан программасына таянып ул, татар халкын үстерү программасын эшләп карарга дигән тәкъдим белән чыкты. Әнә Русиядәге немецлар өчен 2,6 миллиард сум бирелгән. Тагын шуның кадәр үк Германия хөкүмәте дә берергә тиеш. Безнең Ангела Меркелебез юк дигәч: “Әмма без үзебезнең договорга таянып, үзебезнең федераль программаны эшләп карый алабыз”,- дигән тәкъдиме белән чыкты Дамир Исхаков. Шулай ук галим тарих буенча, гади укучы яратып укырлык, популяр хезмәтләр язу кирәклеген дә әйтте. Һәм интерент челтәрендә татарчаның латин имлясының уртак стандартын булдыру мөһимлеген ассызыклады.
“Әгәр дә безгә хөкүмәт тыйган икән, бу эшне без милли оешма, ягъни татар конресы исеменнән кабул итә алабыз интернет версияне. Моңа Русия хөкүмәте дә, беркем дә каршы чыга алмый, чөнки ул милләтнең эчке эше”,- диде Дамир Исхаков. Интернет дигәннән, бу сүз 4-нче корылтайда, элеккесенә караганда күбрәк яңгырады. Мәдәният министры сүзләренә караганда, Советлар берлеге заманнары белән чагыштырган вакытта Татарстанда китап басу арта, ә укучылар кими. Шунлыктан интернет китапханәләр бүгенге көн таләбе. Зилә Вәлиева үзенең чыгышы вакытында корылтай делегатларына Мәскәүдә 13 декабрь көнне ЮНЕСКО комиссиясе утырышында катнашканын һәм анда телләр мәсьәләсенең дә күтәрелүен җиткерде.
“Интернетта тел никадәр азырак кулланыла, шулкадәр аның тормышы кыскара”,- дип нәтиҗә ясалаган ЮНЕСКО комиссиясе утырышында. Шуңа күрә, Зилә Вәлиева, Ана теле көнендә татар теленә дә зур игътибар кирәклегенә, басым ясады.
Тел дигәннән, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев татар мәктәпләренең елдан- ел кими баруын әйтеп узды. “Мисал өчен Башкортстан мәгариф министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, 2000 елда Башкортстанда татар телендә белем бирүче 604 мәктәп булса, 2007 елда алар 397-гә калган. Шул ук чорда татар теле фән буларак кергән мәктәпләр 715-тән 207-гә үзгәргән”,- диде Наил Вәлиев.
Пленар утырышта күтәрелгән мәсьәлә Русия парламентының укыту программасыннан төбәк һәм милли компонентны төшереп калдыруы секция утырышында да каралды. Екатеринбурдан килгән галим- Урал дәүләт хокук академиясенең юстиция институты мөдире Марат Саликов: “Татарстан дәүләт шурасы бу хәлнең юридик яктан дөрес булмавын дәлилләп документ әзерләп җибәрә ала”,- дип белдерде.
Фән, мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге бу сөйләшүдә Татарстанның “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр ачык акционерлык җәмгыяте башлыгының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов та чыгыш ясарга тиеш иде. Мөнбәргә күтәрелеп үзенең чыгышының урыс телендә булачагын белдергәч, залдан шау- шу куптарып аны бу җыелыштан бөтенләй чыгып китергә мәҗбүр иттеләр.
“Безнең эшләребез 3 телдә барырга мөмкин. Татар, урыс һәм иңглиз телләрендә”,- дип утырышны алып барган Разил Вәлиев, Шаһиәхмәтовны кабат чакырып караса да, ул чыгып киткән иде. Һәм Разил Вәлиев сүзләренә караганда, Шаһиәхмәтов масс-медиа алдында торган проблемаларга аңлатмалар да бирергә тиеш булган.
Әлеге секция утырышында чит илләрдән Истанбул, Украина, Литва, Автралия, Германиядән килгән делегатлар да чыгыш ясады. Алар үзләренең милли мохитлары белән таныштырды.
Германиядә яшәүче Нәсүр Юрушбаев әлеге корылтайга, әле күптән түгел генә табылган, татарча беренче басма китапны да алып килгән иде. Моңа кадәр билгеле булган Петр беренченең татарча басылган мөрәҗәгатенә караганда бу китап бер гасыр алданырак чыккан. Секция утырышы вакытында Нәсүр Юрушбаев бу уникаль китапның күчермәсен дә күрсәтте. Һәм мәгълүмат чыганаклары арасыннан Азатлык радиосына бу хакта беренче булып хәбәр итергә дә рөхсәт бирде.
XS
SM
MD
LG