Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Косово турында сөйләшәләр


Брюссель - Европа Берлеге җитәкчеләре бүген Косовоның бәйсезлек тану эшендә уртак кысалар булдыру мөһим дип килеште. Утырыш алдыннан журналистларга, Германия канцлеры Ангела Меркель, уртак караш мөһим, диде:

"Бүген без Косово турында сөйләшәбез. Иң мөһиме Европа бу адымын берлектә ясый. Без акыллы карар кабул итәргә телибез. Шулай ук без Сербиянең тотрыклы булуын телибез. Шуңа күрә Европа бу мәсәләдә бердәм булыр дигән өметтә калам", диде Меркель.

Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич, Сербия бер кайчан да Европа Берлегенә тизрәк керү өчен Косоводан баш тартмаячак, диде. Берлекнең күпчелек илләре Косовоның бәйсезлеген яклый. Кыпрыс кына моңа каршы чыга. Кыпрысның төрек өлеше 1970 елларда аерылып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG