Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Британия Русия белән араларны боза


МӘСКӘҮ - Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Британия "даими рәвештә" Русия белән мөнәсәбәтләрне бозып торырга тырыша, дип белдерде. Моның сәбәбе итеп, Лавров, Британиянең Русиянең иминлек хезмәтләре белән террорга каршы уртак чараларын туктатуын һәм ике ил арасында виза алуны җиңеләйтү сөйләшүләренең туктатылуын атады.

Ике көн элек Русия рәсмиләре Британ Шурасының төбәкләрдәге бүлекчәләрен ябу карарын чыгарган иде. Бу оешма чит илләрдә британ мәдәнияте белән таныштыра.
XS
SM
MD
LG