Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре Татарстаннан ярдәм сорый


Корылтайның ике секциясе яшьләр һәм дә милли эшмәкәрлек секцияләре Казан милли мәдәни үзәгендә янәшә узды. Катнашучыларның саны, утырышның ничек баруына карасаң, бирегә җыелганнар күбрәк яшьләр мәсьәләсе белән борчыла күрәсен.

Корылтайның ике секциясе яшьләр һәм дә милли эшмәкәрлек секцияләре Казан милли мәдәни үзәгендә янәшә узды. Катнашучыларның саны, утырышның ничек баруына карасаң, бирегә җыелганнар күбрәк яшьләр мәсьәләсе белән борчыла күрәсен. Эшмәкәрләр җыелышы салмак кына узды. Президиумда Дәүләт Шурасының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Марат Галеев, сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Азат Әюпов, Бөтендөнья Татар конгрессының чит төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев булды.Президиум әгъзалары бер - бер артлы чыгыш ясап, Татарстанны шактый алга киткән республка икәненлеге турында сөйләгәннән соң, әлеге дә баягы “Татнефть”, “Камаз”, “Татневтехим” ширкәтләре турында да сөйләп бетергәннән соң, сүз милләт файдасына чит төбәкләрдә һәм Татарстанда эшмәкәрлек белән шогылләнүче милләттәшләребезгә бирелде. Президентның Тышкы эшләр департаменты вәкиле, Азат Ахтареев, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамәнең татарлар өчен икътисадый мөһимлеге турында сөйләп узырга тиеш иде. Әмма бу чыгышта шартнамәнең моңарчы билгеле булган уңай яклары гына әйтеп узылды.
Проблемалы мәсьәләләрне кузгалтып, “Кара Алтын” банкы җитәкчесе Ринат Абдуллин тыныч кына барган утырышны җанландырып җибәрде.
Игътибарны урта бизнеска юнәлтәсе килә иде. Монда Алабуга җирләре турында әйтелде, шундый зур ширкәтләр атап үтелде. Әмма анда урта эшмәкәр керә алмый. Мондый катламга мин кемнең якынча 10 миллион доллар капиталы булганнарны әйттем. Урта эшмәкәрләрнең, республикага үз технологияләрен кертер өчен бездә әлегә шартлар юк. Мин үзем дә заманында Мәскәүдәге эшемне калдырып Казанга кайттым. Биредә хәзер банк җитәкчесе генә түгел, минем Гипс җитештерүче завод та бар. Аны булдырганда миңа бик авыр булды.
Марий Эл республикасының Татарстан сәүдә йорты җитәкчесе Рамил Вафин төбәкләрдә татарларның яшәеше, эшмәкәрлеккә нык бәйле, гадәттә сәүдә эшләре милләтнең яшәешенә ярдәм итәргә тиеш, ләкин күп очракта бу өлкәдә проблемалар килеп чыга диде.
Өлкәләрдә сәүдә йорты җитәкчеләре, ә кайвакыт милли мөхтәрият җитәкчеләре дә мондый мәсьәләгә очрыйлар. Татарстан Русия төбәкләре белән инде күптәннә үзара элемтә корган, һәм республикадагы күп кенә товар җитештерүчеләр, төбәкләрдә үз хезмәттәшләрен булдырган . Безнең берничә тапкыр мондагы ширкәтләргә мөрәҗәгать итеп караган булды. Безгә бу төбәктә безнең дилерлар бар алар белән сөйләшегез диләр. Әлбәттә безгә бу диллерлар белән эшләү кулай түгел. Бу элемтәләрне тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгы карарга тиеш, әмма алардан безгә ярдәм юк.
Җыелышта иң якты чыгышларның берсе Мордовия сәүдә йорты җитәкчесе Шамиль Бикмаевның чыгышы булды.
Без монда җыелып Татарстан ширкәтләрен ачырга кирәк дибез. Әйе без ачтык Мордовиядә кибетләр, Татар исеме белән атадык, ләкин монда бер татарлык та юк, без аны башка исем белән дә атый ала идек, “Заря”, “Солнце” һәм башкалар. Ләкин без Казаннан Мелита, Спартак белән эшлибез икән. Ләкин безнең регионнарда мондагы ширкәтләрнең вәкилчеләкләре дә эшли. Иминлек ширкәтләре, Ак барс банк, Реклам компанияләре һәм башкалар. Акча эшлиләр безнең җирлектә, ә акчалар бит тегендә китә. Ә татар милләтен үстерүгә кайдан акча алырга аны беркем хәтерләми дә. Ширкәтнең кайда теркәлүе мөһим түгел. Алар монда акча эшли табышлары Казанга китеп бара. Ә сез бездән монда һаман ширкәт ачтырасаз. Әгәрдә без Татарстан вәкилчелеге икән, нигә без алар белән бергәлектә эшләмибез. Таныштырыгыз безне алар белән.
Чыгышының ахырында эшкуар Шамил Бикмаев Корылтайда Туфан Миңнулинәйткән сүзләрен кабатлады.
Бар Ак бай, һәм Кара бай. Кара бай аның нәрсәседер бар үзе өчен генә , ә Ак бай ул үзеннән соң нидер калдыра. Без барыбыз да Ак бай булдырга тиешбез.
Күп еллар, Татарстынның элекке сәүдә һәм тышкы икътисадывй эләмтәләр министырлыгында бүлек мөдире булып эшләгән Айдар Абдрахмонов, бу өлкәне белгән кеше булырак, монды җыелган делегатлар белән дусларча сөйләште. Чыгышын тәмамлагач үтенә-үтенә үзенә сорау бирүләрен сорады. Сорау бирергә атлыгып торучылар булмагач, ул сорау бир дип Сочидан Рауза ханымга әйтте. Ул үз чиратында болай диде.
Рәхмәт әлбәттә, булышасыз, артистлар китерәсез Казаннан. Акча мәсьәләсендә үзебез ничек тә булса сөйрәләбез инде шунда. Күпме әйтеп киләм, үзебез генә булдыра алмыйбыз. Сочида татарлар саны 5 мең саналса да, ләкин азрак ахыры. Шуңа күрә кем бездә төзелеш башларга тели, безгә мөрәҗәгать итегез. Һичюгында мин милли мөхтәриятне ябырга мәҗбүрмен, чөнки сигез ел инде үзем алып барам.
“Татнефть» ширкәте вәкилләре бар дисез, Кая алар? Минем аларны күргәнем дә юк, безнең яңа килсеннән, аралашыйк. Былтыр да мәчет була дигән идегез, юк качтылар. Самолетларда, поездларда курка-курка киләбез шушында, ә берни хәл ителми. Алай булмый бит инде.
Ишетелгәнчә бу ханымга залдагылар кул чапты. Димәк монда җыюлычыларның күбесе үзләре дә шундый хәлдә. Шулай итеп дөньяның төрле илләреннән Казанга җыелган татар эшмәкәрләре , милләтне үстерү максатыннан җыелышты. Ә беренче карашка бу гади хокүмәт утырышы, әисә икътисад һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре утырышы кебек узды. Татар корылтае кысаларында узган эшмәкәрләр җыелышы булса да биредә бер татарча чыгыш ясаучы булмады.

XS
SM
MD
LG