Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус активисты кыйналган. АКШка барган өчен


Змицер Федарук милиция тарафыннан кыйналып хастаханәдә ята
Змицер Федарук милиция тарафыннан кыйналып хастаханәдә ята

Русия президенты Владимир Путин җомга көнне Минскида Беларус президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләр алып барды. Путин килер алдыннан 200-ләп кеше Минскида Беларусның Русия белән ихтимал кушылуына каршы протест чарасы үткәрде. Шушы чара вакытында милиция тарафыннан кыйналган бер егет хәзер хастаханәдә ята. Үзенең аеруча каты кыйналуын ул күптән түгел Америкага баруы белән бәйләп аңлатты.

Беларусның яшьләр фронты җитәкчесе -19 яшьлек Змицер Федарук узган атнада гына Кушма Штатларда булып, президент Буш һәм конгрессменнар белән очрашып кайтты. Чәршәмбедә, Минскида үткән тыныч протест чарасы вакытында милиция тарафыннан аң югалтканчыга кадәр кыйналып, ул хәзер хастаханәдә ята. Радиобызның беларусь бүлегенә телефон аша милициянең үзенә карата аеруча игътибарын ул Америкага баруы белән бәйләде:

Кыйналуым Америкага бару белән бәйле, дип уйлыйм. Моңа ишарәләр күп. Мине башкалардан аерып, ОМОН кордоны артына чыгарып кыйнадылар. Аннары "мәгез егетегезне, ул Америкага яхшы гына барып кайтты", дип кире ташладылар, диде ул.

Федарук һәм тагын 200ләп кеше Путинның Минскига сәфәре алдыннан Беларусның Русия белән ихтимал кушылуына каршы протест чарасы үткәрде. Мәгълүмат чаралары ике президентның очрашуында кушылу мәсьәләсе дә күтәрелергә мөмкин, дигән хәбәрләр тараткан иде.

Кушма Штатларның Беларустагы илчесе Карен Стюард Беларус рәсмиләренең Федарук һәм башка протест белдерүчеләргә карата кылган гамәлләренә тәнкыйть белдерде:

"Мондый рәхимсез гамәлләр рәсмиләрнең тыныч протестларга карата фикере үзгәрмәвен күрсәтә. Рәсми Вашингтон бу уңайдан тирән борчылу белдерде, һәм без Беларус рәсмиләрен зыян күрүчеләргә бар кирәкле медицина ярдәме күрсәтергә чакырабыз", диде Кушма Штатларның Беларустагы илчесе.

Карен ханым сүзләренчә, Беларус ягында үзгәреш күзәтелмәсә, Кушма Штатлар Беларусның рәсми оешмаларына карата өстәмә чаралар күрергә мөмкин.

2006 ел президент сайлаулары вакытында оппозиция кырыс бастырылганнан соң, Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге Александр Лукашенко һәм Беларусның башка рәсмиләренә үз илләренә керүне тыйган иде.

Рәсми Вашингтонның теләктәшлек белдерүенә Федарук югары бәя бирде. Зыян күрүче мин генә түгел, Змицер исемле тагын бер егетнең аягы сынган, Полина исемле кызның бармагы сынган, диде ул.
XS
SM
MD
LG