Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция вәкиле психик хастаханәгә ябылган


Артем Басыров хастаханәдә ята
Артем Басыров хастаханәдә ята

Башка Русия хәрәкәтенең Мари Иле бүлеге активистларының берсе – Артем Басыров көчләп психик хастаханәгә ябылган.


Килешмәүчеләр акциясен Мари Иле республикасы башкаласы Йошкар Олада 24 ноябрь көнне уздыру планлаштырылса, Артем Басыйровны аннан бер көн алда тоткарлыйлар. Урамда барганда кызларга бәйләнәсең шикаятъ белдерелә дип Артемны ике кеше көчләп тоткарлап алып китә, һәм егет Йошкар-Оладан ерак булмаган Семеновкадагы психик хастаханәгә ябыла. Артемның тоткарлануы турында беркемгә, хәтта егетнең ата-аналарына хәбәр ителми. Бер шалтыратуда 20 яшьлек Артем Басыйров болар хакында тиз генә сөйләп бирә ала. Психик хастаханәгә ябылгач, кануни нигездә медицина тикшерүе 48 сәгать дәверендә үткәрелергә тиеш булса да, Артемга тоткарланганнан соң 3нче көнне генә, комиссия, тикшерү уздыра һәм аңа психик дәвалану кирәк дигән нәтиҗә чыгара. Санкт-Петербургның кеше хокуклары граждан комиссиясе җитәкчесе Роман Черный New Timeska белдерүенчә, бүген кешене психик авыру дигән карар чыгару бик җиңел, ә аның киресен исбатлау инде мөмкин түгел диярлек

“Кешене аның карашлары өчен булсынмы яки башка нәрсә өченме психик хастаханәгә ябу бүген бик гади башкарыла. Басыровның дуслары безгә электрон хәбәрдә язуларынча, Артемга да кызларга бәйләнәсең, үзеңне сәер тотасың дип кенә аңлатма биреп көчләп психик хастаханәгә алып киткәннәр. Билгеле, Русия кануны моңа рөхсәт бирә. Телгән кеше рәхәтләнеп икенче кеше турында психик дисспансерга, ул җәмгятькә куркыныч тудыра торган гамәлләр эшли дигән гариза тапшыра ала. Һәм бу мөрәҗәгать нигезендә психик дисспансер милициядән ярдәм сорарга хокуклы, шулай ук кешене психик хастаханәгә дә яба ала. Ә калганы инде техник эш”, - диде Роман Черный

Роман Чорный белдерүенчә, техник эш шулай ук бик тиз башкарыла. Бер үк хастаханәдән 3 табиб җыела да, мөрәҗәгать нигезендә әйе ул психик авыру дигән карар чыгара. Ә аның киресен исбатлау инде мөмкин түгел диярлек ди, Санкт-Петербургның кеше хокуклары граждан комиссиясе җитәкчесе. Шул сәбәпледер, Русия җитәкчелегенә хуш килмәгән оппозиция вәкилләрен психик хастаханәгә ябу инде таралган күренешкә әйләнә бара. Күптән түгел Бердәм Граждан фронтының Мурмански бүлеге активисты Лариса Арап психик хастаханәгә ябылды. Моный хәл Благовещенски журналисты Владислав Никитенко белән дә булды. Менә хәзер инде чираттагысы Артем Басыров. Роман Черный белдерүенчә, бу гамәллләрдә совет заманындагыча - көчләп психикага тәэсирү итү вакытларына кире кайту чагылышлары күренә

“Сәяси карашлары үенчәлерәк булган кешеләрне, журналистларны психик хастаханәгә ябалар. Шундый система китте. Совет заманында да мәҗбүри психиатрия булган һәм ул чактагы психологларның берсе дә бу эшләре өчен үкенеп белдерүләр ясаганы булмады. Шуңа күрә хәзер дә көчләп психиатрия ысулларын куллану кире кайта һәм бу гадәти”, - ди Роман Черный.

Роман Черный әйтүенчә, Мурманскидагы оппозиция вәкиле Лариса Арапны да бары хокук яклаучылар һәм җәмәгатьчелек шау-шу күтәргәч кенә берничә айдан соң психик хастаханәдән чыгарганнар. Башка Русия оппозиция фиркәсе чараларын, аерым алганда ризасызлар акциясен оештырып йөргән Мари педагогика институтында белем алучы 20 яшьлек Артем белән хәл ничек төгәлләнер әлегә билгесез. Җәзалаулар белән көрәшүче халыкара оешма кичекмәстән Артем Басыровны иреккә чыгаруны таләп итә. Әлеге оешма халыкара җәмәгатьчелекә мөрәҗәгать белән чыкты. Алар кичекмәстән килеп туган хәлгә мөнәсәбәт белдерергә кирәк ди. Бердәм граждан форонты оешмасы да Русиянең кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукинга бу хәлгә ачыклык кертүне сорап хат юллаган. Анда Артем сәяси сәбәпләр аркылы тоткарлана һәм аңа карата көчләп психологик ысуллар кулланыла диелә.
XS
SM
MD
LG