Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдә яшәп татарлыкны саклап буламы?


Наилә Сабирова, Рочестер, АКШ
Наилә Сабирова, Рочестер, АКШ

Татар корылтаенда милли үзаңны саклау турында күп сөйләштеләр. Читтәге татарлар үзләрен кайсы ил ватандашлары итеп хис итә?

Казанда Бөтендөнья татар Конгрессының 4нче корылтае үтеп китте. Казанга килгән делегатлар арасында, Америкадагы татар мәхәлләсе вәкилләре дә булды. АКШта яшәп татарлыкны саклап буламы? Безнең әңгәмәдәшләр бу корылтайда катнашмады, әмма алар АКШтагы милли чараларда даими катнашырга тырыша. Үзаң һәм милли тәрбя турында АКШның Рочестер каласында яшәүче Наилә Сабирова белән сөйләштек.
Наилә һәм Алберт Сабировлар гаиләсе белән “Азатлык” дулкынында танышкан идек инде хөрмәтле тыңлаучылар. Алар Амерканың Рочестер каласында яши, чыгышлары белән икесе дә Татарстаннан, икесе дә табиб. Америкага кадәр, алар Япониядә яшәгән, шунда беренче кызлары туган, шунда фәнни эшләрен алып барган. Татарстан һәм гомумән Русиядән бык нык аерыла торган илдә, Япониядә, җәмгыяткә кереп китәргә, андагы тормышка җайлашырга авырмы? Үз үзләрен тану, татарлык хисен саклау мөмкин эшме? Шул хакта Наилә Сабирова белән әңгәмә кордык. Сөйләшүне Япониядәге тормыштан башладык.
Япониягә беренче килгәч, мин бик күп еладым, сагындым, әти-әни миңа гел татар җырларын җибәреп тора иде. Кызым Камилә тугач, гаилә мәшәкатьләренә чумдым, күндем, Япониянең матурлыклары күзгә күренә башлады. Без андагы татарлар белән таныштык. Алар, гасыр башында, Кытайдан Япониягә күчкән булган. Алар, хәзерге вакытта Сан-Францискода яшәүче Рокыя Сафаның туганнары булып чыкты.”
Япониядә дүрт-биш ел яшәгәннән соң Сабировлар гаиләсе Америкага күчә. Анда да алар җирле татарлар белән очраша. Нью-Йоркта, сабан туе үткәрелгән җирне таба, җирле татарлары белән таныша. Казан белән дә алар гел элемтәдә. Телефоннан сөйләшеп тора, интернет аша телевидение тапшыруларын карап бара. Чит илдә бу гаилә үзләрен кем итеп хис итә? Татар булып мы, Русия кешеләре, Япониядән килүчеләрме, балаларын кем булып тәрбияли?
Наилә Сабирова һәм аның кызы Камилә, Рочестер, АКШ
Наилә Сабирова бу сорауларга болай җавап бирде. “ Безнең балалар американнар инде, бәләкәй кызыбыз Адиля ике илнең ватандашы, Русия һәм Амерканыкы, без кызларны татарча тәрбиялибез, әти-әни, әби-бабайларны хөрмәт итәргә, аларны онытмаска, безгә еләккән тәрбия кырысрак булды шикелле.”
Балалар белән татарча сөйләшәсезме?
Иптәшем татарча белә, әмма бик иркен сөйләшми. Һич югы урыс телен оныттырмаска итеп, урысча сөйләшебез. Телдә сөйләшмәгәч, ул онытыла. Минем дә хәзер ничә ел татарча сөйләшкәнем юк, татарча сөйләшү авыр. Әби-бабайлар белән дә балалар урысча сөйләшә, татарча белми.”
Чит ил кешеләре белән танышканда, сез үзегезне кем итеп танытасыз?
Без Русиядән, Татарстан, Казаннан килдек дип әйтәбез. Алай дигәч, бөтен кеше “Казан ул Казахстанмы ?” дип сорый. Татарстанны, Казанны бик белмиләр.”
Наиләнең Сабированың олы кызы, 9 яшьлек Камилә, Япониядә туган, хәзер Америкада укый. Татарстанны, Казанны, әти-әнисе, әбисе сөйләгәннән генә белә. Камилә гимнастика остасы булырга хыяллана, шушы шөгеле турында безгә дә сөйләде.
“Мин гимнастика белән шөгелләнәм, бу эш миңа бик ошый. Мин көн саен 4 сәгать буы күнегүләр ясыйм.”
Казан турында ни беләсең?
“Казан бик зур шәһәр, анда минем бөтен туганнарым яши
Камилә татар жырларын да ишеткән. "Әби килгәндә җырлар белән диск биргән иде, шуларны мин күр итеп тыңладым", дип сөйләде безгә Амеркадагы Камилә Сабирова
XS
SM
MD
LG