Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Косово премьеры: бәйсезлек – вакыт мәсьәләсе генә


София – Косовоның яңа премьер-министры Хашим Тачи – төбәкнең бәйсезлеге – берничә атна вакыт мәсьәләсе, дип белдерде. Тачи Болгарстаннның Труд гәзитенә биргән әңгәмәсендә әйтүенчә, бәйсезлекне игълан итү гамәле Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге белән килешеп башкарылачак.

Тачи Косовода азчылыкта булган сербларга төбәкнең күпчелеген тәшкил иткән албаннар белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәген вәгъдә итте.

Сербия Косовоның аерылып чыгуына катгый рәвештә каршы чыга.

XS
SM
MD
LG