Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов президентлыкка намзәт итеп тәкъдим ителде


Мәскәү – Русиянең коммунистлар партиясе җитәкчесе Геннадий Зюганов киләсе елның мартында үтәчәк президент сайлауларына намзәт итеп тәкъдим ителде. Әлеге карар коммунистлар партиясенең бүген үткән корылтаена кабул ителде.

Коммунистлар шулай ук ике атна элек үткән Дума сайлаулары нәтиҗәләрен танымавын белдерде һәм Югары мәхкәмәгә шикаять итергә җыенуын белдерде.
XS
SM
MD
LG