Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТК башкарма комитет җитәкчеләре сайланды


Казан – Бөтендөнья татар конгрессының 4нче корылтае эшен тәмамлады. Җомга көнне Конгрессның Башкарма комитет утырышында рәис вазыйфасына кабат Ринат Закиров, аның беренче урынбасары итеп Сембер милли хәрәкәт вәкиле Рәмис Сафин сайланды.

Шимбә көнне үткән утырышта комиссия рәисләре сайланды. Мәгариф комиссиясен Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, мәгълүмат чаралары комиссиясен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе башлыгы Илшат Әминев, стратегия комиссиясен этномониторинг үзәге башлыгы Дамир Исхаков, мәдәният комиссиясен мәдәният министры Зилә Вәлиева, дин эшләре комиссиясен Русия Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, халыкара эшләр комиссиясен эшмәкәр Ринат Абдуллин, эшмәкәрлек комиссиясен Саратов эшмәкәре Эдуард Ганиев җитәкләячәк.
XS
SM
MD
LG