Accessibility links

Кайнар хәбәр

New Times хәбәрчесе Русиягә кертелми


Мәскәү – Русиянең New Times журналы хәбәрчесе Наталья Морарь үзенең Русиягә кертелмәү сәбәпләрен Кишенев илчелегендә ачыкларга җыена.

Узган төндә ул хезмәттәшләре белән Израильдән эш сәфәреннән кайткан. Домодедово һава аланында чик сакчылары, ФСБның сезне кертмәскә дигән күрсәтмәсе бар, дигән. Әммә бер рәсми кәгазь дә күрсәтелмәгән.

Молдова ватандашы булган Наталья Морарь берничә сәгать һава аланында утырганнан соң Кишеневга очкан.

New Times хезмәткәрләре мәхкәмәгә шикаять бирергә җыена. Русиянең журналистлар берлеге генераль секретаре Александр Яковенко журналистка салынган тыюның алынуы өчен тырышачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG