Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:24

Буковский президентлыкка тәкъдим ителде


Мәскәү – Мәскәүдә элекке совет диссиденты Владимир Буковскийны президентлыкка намзәт итеп күрсәтү җыелышы үтте. Канун таләп иткәнчә, тиешле 500 кеше теркәлгән. Хәзер Лондонда яшәүче диссидент радиобызга болай диде:

"Мине иң тетрәндергәне – Русиядә янә сәяси тоткыннар барлыкка килгән. Психиатрия янә эзәрлекләү чарасы итеп кулланыла. Бу минем өчен мәсхәрә. Шушылар булмасын өчен мин ярты гомеремне бирдем. Ә алар барысы да кире кайткан. Моны мин кичерә алмыйм", диде Владимир Буковский.

Җыелыш Сахаров музеенда үткән. Бүлмә бик кечкенә булу сәбәпле, ул берничә сәгатькә сузылган. Кешеләр нотариуста теркәлеп бүлмәгә чиратлап үтергә мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG