Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда парламент сайлаулары үтте


Бишкәк – Кыргызстанда бүген вакытыннан алда парламент сайлаулары үтте. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 60%-ты катнашкан. Мәҗлестәге 90 урын өчен 12 партия көрәште. Аларның һәрберсе диярлек тавыш бирү вакытында күп санлы тәртип бозулар турында хәбәр итә.

"Министрлык хезмәткәрләре тавыш бирү урыннарына килеп түрәләр өчен тавыш бирергә өнди. Куршаб каласында ярым-җинаятьчел төркемнәр номерсыз машиналар белән килеп күзәтүчеләргә янаган. Ош төбәгендә бер кеше йөзләгән бюллетень салырга тырышкан", диде оппозициядәге Ата-Мекен партиясе җитәкчесе Омурбәк Текебаев.

Күп кенә кешеләр тавыш бирү урынына килгәч үзләрен исемлектә таба алмаган. Оппозиция һәм бәйсез күзәтүчеләр әйтүенә караганда, президент Корманбәк Бакыевның Ак юл партиясе вәкилләре Нарын төбәгендә Ак юл партиясенә тавыш бирүчеләргә 300 сум, ягъни 9 доллар чамасы акча түләгән. Тавышларны шулай ук аракыга, хәттә күмергә сатып алу очраклары теркәлгән, диелә.
XS
SM
MD
LG