Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Татнет бәйгесендә татар телле сайтлар аз катнашкан


“Татнет йолдызлары” интернет-сәхифәләре бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләнде. Катнашучылар арасында татар телле сайтлар аз булуы искәртелә.

Казанда “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Татнет йолдызлары” интернет-сайтлары конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Тик бу бәйге Казанда түгел, ә Мәскәүдә яшәүче шәхси инициатива - Айнур Сибгатуллин җитәкчелегендә 2003 елдан бирле оештырыла. Бәйге дөньякүләм пәрәвездәге татар телендәге аеруча әһәмиятле мәгълүмати ресурсларны барлый, татар халкы турында сөйләүче башка телдәге сайтларны ачыкларга тели. Тик җиңүчеләр һәм катнашучылар арасында татар телендә эшли торган сайтлар аз булуы искәртелә.

Бәйгедә катнашкан “Belem.ru” сайты һәм “Forum.belem.ru” аралашу сайтлары хуҗасы Раил Гатауллин сөйләвенчә, оештыручылар быел дизайн яки техник чишелешләргә генә түгел, ә яңалыкларның сыйфатына, яңартылып тору ешлыгына да игътибар иткән.

“Бу бәйге татар интернетын үстерү өчен мөһим бер чара. Жюри арасында чит илләрдән килгән кешеләр дә бар иде. Алар соңгы елларда татар сайталарында үсеш барлыгын күзүткән. Шулай ук дизайн, грамматика, эчтәлек ягыннан да алга китеш бар. Быел 176 сәхифә катнашты”, - ди ул.

Раил Гатауллинга сөенергә сәбәп бар. Аны ике сайты бу бәйгедә ике бүләк алган. “Мин мәгариф министрлыгының рәсми сайтын ясауда, аның татар телле битләрен ясауда катнаштым. Ул сайт үз юнәлешендә беренче урын алды. Шулай ук туган телдә белем бирүче укытучылар өчен ачылган “Forum.belem.ru” аралашу сайтым да призлы урынга чыкты”, - ди.

Раил Гатауллинны “фикердәш” дип санаса да, “Bulmas.ru” сайты хуҗасы Рүзил Мөхетдинов бүгенге көндә татартелле һәм яңа сайтлар бәйгедә теләп катнашмый ди. “Элек катнашу кызыклырак иде. Татар телле яңа сайтларга урын да калмады”, - ди ул.

Раил Гатауллин да татар телле сәхифәләрнең акрын тизлектә үсүен күрә. “ Татар телендә ресурслар тиешле темпта үсми дип әйтергә була”, - ди Гатауллин.

Рүзил Мөхетдинов шулай ук бәйге кагыйдәләре татар телле сайтлар үсешен киметә алырга мөмкин, дип исәпли.
“Таләптә башка бер әйбер язалар да, аннары аны үзгәртергә мөмкиннәр. Әйтик узган елны мин кабат катнашкач, миңа призлы урын бирмәделәр. - Моңарчы “Bulmas.ru” бер тапкыр икенче урын алган иде инде, дип. Шулай иттереп елдан-ел катнашучылар арасыннан иң яхшылары түгел, ә кагыйдәләргә туры килгәне генә сайлана килеп чыга”, - дип сөйли Мөхетдинов.

Рүзил Мөхетдинов быел бәйгедә катнашмаган, бүләкләү тантанасы булуын да белмичә калган. Бәйгедә катнашкан, бүләк тә алган, тантанада да булган Раил Гатауллин да бер тапкыр җиңү алган сәхифәнең икенче тапкыр бүләк алу мөмкинлеге булмавын искәртә. “Катнашу хокукы бар, тик призлы бүләк алу хокукы юк”, - ди ул.

Шулай да Гатауллинны беренче чиратта финанслау проблемалары борчый. Ул бәйгенең бюджеты артуын тели. Моңа җавап итеп, “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов бүләкләү тантанасында катнашып бәйгенең дәвамлы булачагын ышандырган.

Тик әлегә кадәр, “Татнет йолдызлары” Айнур Сибгатуллинның шәхси иҗтиһадына да бәйле булып кала. Бәйге нәтиҗәләрен белергә теләүчеләр дә Сибгатуллинның “Tatnet.tatar.info” сәхифәсенә күз сала ала.

XS
SM
MD
LG