Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:12

Бөтендөнья татар конгрессы корылтае карарлары


Tatarstan -- World Tatar Congress second day 14dec2007

Tatarstan -- World Tatar Congress second day 14dec2007

Русия президентына язылган мөрәҗәгатьтә Путинның 3-нче корылтайда катнашканнан соң бирелгән фәрманының үтәлмәве турында әйтелә. Ул вакытта Путин “Мәдәният”, ягъни “Культура” дәүләт каналында Русия халыклары тормышын яктырткан даими мәдәни тапшырулар булдыру кирәклеге турында әйткән булган.
Татар халкының милли мәгариф системасын җимерүгә юнәлдерелгән гамәлләр дә бездә зур борчу тудыра, диелә мөрәҗәгатьтә. Русия Дәүләт Думасы тарафыннан “Мәгариф турындагы” Федераль кануннан мәктәпләрдә туган телне һәм Русия халыкларының тарихын өйрәнергә мөмкинлек биргән төбәк компонентының төшерелеп калдырылуы турында әйтелә. Мәгариф өлкәсендә барган кулайлаштыру, ягъни “оптимизация”ләү һәм аларны норматив финанслау программалары да борчылырга мәҗбүр итә, чөнки болар Русиядәге милли мәктәпнең нигезен какшата, диелә Путинга язылган мөрәҗәгатьттә.
Русия Федерациясенең аерым төбәкләрендә ксенофобия, расачыл күренешләрнең ешая баруы турында да борчылу белдерелә. Һәм әлеге тискәре күренешләрне уңай якка үзгәртү өчен канун чыгару һәм башкарма хакимият оешмалары тарафыннан нәтиҗәле чаралар күрелер дип ышанып кала корылтай делегатлары.
Бөтендөнья татар конгрессының 4-нче корылтае татар халкына да мөрәҗәгать кабул итте. Анда корылтайның милли мәгарифкә һәм яшьләрне рухи- әхлакый тәрбияләүгә игътибар иң җитди мәсьәләләр икәнлеге әйтелә. Бу бөтен татар халкының уртак эше икәнлеге ассызыкланып, милли яңарышның җаваплылык, ныклык, үҗәтлек һәм бердәмлек таләп итүе турында да белдерелә. Бары тик шулай булганда гына без милли мәдәниятларны юкка чыгаручы глобальләшү шаукымнарына каршы тора алачакбыз, диелә татар халкына мөрәҗәгатьтә.
Милли мәгариф өлкәсендә булган вәзгыять, корылтай резолюциясенең дә үзәгендә дип әйтергә була. Әлеге резолюциядә Русиядә демократия институтларын, гражданлык җәмгыятен һәм чын федератив мөнәсәбәтләрне саклау һәм үстерүне кирәклеге турында әйтелә. Татар халкының этномәдәни үсешен тәэмин итү өчен максатчан программа булдыру кирәклеге дә әйтелә. Гомуммилли мәгълүмати- мәдәни яссылыкны булдыру максатыннан, ясалма иярчен, кабельле телевидение һәм радио аша татар телендә тапшырулар булдыруны, шулай ук Интернетта татар өлешен киңәйтү хакында да белдерелә. Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли- мәдәни үзәкләр ачу да зур әһәмияткә ия.
Дөрес, корылтай кабул иткән резолюциянең бөтен матдәләре дә зур әһәмияткә ия. Алар озакламый 4-нче корылтай материаллары җыентыгында да басылып чыгачак. Бу җыентыкта корылтай вакытында эшләгән 3 секция тәкъдимнәре дә урын алачак. Татар яшьләре, татар эшмәкәрләре, фән, мәгариф һәм мәдәният тармагына караганнар аерым-аерым җыелып үз проблемалары турында сөйләште. “Иң мөһим дип саналган тәкъдимнәр дә 23 булды”,- диде фән, мәгариф һәм мәдәният секциясенең рәисе Разил Вәлиев.
“Иң мөһимәреннән дә мөһимнәре минемчә, иң беренчесе- татар халкының социаль-икътисадый һәм этно-мәдәни куәтен арттыру дигән федераль максатчан программа әзерләү һәм кабул итү тәкъдиме белән чыгарга диелгән. Бу ни өчен кирәк? Чөнки татарлар Татарстанда гына яшәми. Безнең Татарстанда кабул иткән дәүләт һәм башка программалар Татарстан җирлегендә генә эшли ала. Мәсьәлән, “Телләр турындагы канунны гамәлгә ашыру программасы”, “Мирас программасы” һәм башкалар. Татарлар Татарстаннан читтә күпләп яшәгәч, безгә Русия күләмендәге программа кирәк”,- диде Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

XS
SM
MD
LG