Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче утырышы узды


Җомга кичендә Башкарма комитетның яңа сайланган әгъзалары катнашында “Корстон” үзәгенең кече залында башкарма комитетның беренче утырышы узды.


Аны Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Җыелышта иң беренче эш буларак комитетның рәисе итеп Ринат Закиров һәм аның урынбасары итеп Ульян милли мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Рәмис Сафин бертавыштан сайланып куелды.

Әлеге утырышның дәвамы исә шимбә иртән Казан милли-мәдәни үзәгендә үтте. Утырышны ачып, яңадан рәис итеп сайланган Ринат Закиров корылтайда катнашучыларга, аны оештыручыларга һәм милли хәрәкәт вәкилләренә рәхмәтен белдерде.

Кемнәр соң алар башкарма комитетка тәкъдим ителгәннәр һәм анда эшләргә ризалык бирүчеләр? Комитетка 47 кеше керде, шулар арасында Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 21-шәр кеше, чит илләрдән 5 кеше. Татарстаннан сайланган яңа әгъзалар арасында “Идел-Пресс” нәшрияте җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов, Федераль милли-мәдәни мохтәрият шурасы рәисе Илдар Гыйлметдинов, керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, фннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһәров, Казан мэры Илсур Метшин, Казан дәүләт университеты ректоры Мәкзүм Сәләхов, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгяте җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдинов бар.

Калганнар исә башкарма комитетның элекке елларында эшләгәннәр. Башка төбәкләрдән сайланганнар арасында Казакъстаннан Тәүфыйк Кәримов, Берләшкән гарәп әмирлекләреннән Илшат Сәфәргалиев, Башкортстаннан Раил Әсадуллин, Марат Шәрипов бар. Әйтергә кирәк, Башкортстаннан бары тик ике генә кеше сайлануга һәм аның икесе дә рәсми (хакимиать төзегән) делегация составыннан булуына Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты жыелышында сайланган делегатлар канәгатьсезлек белдерде. Әмма алдан расланган исемлеккә корылтай барышында инде үзгәрешләр кертелмәде.


Башкарма комитет әгъзалары

1. Абдуллин Ринат - Казан шәһәреннән делегат, татар эшмәкәрләре координацион шурасы һәм “Кара Алтын” акционерлык коммерция банкы шурасының рәисе

2. Абзалов Альберт - Свердловски өлкәсеннән делегат, “Форт” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты

3. Әбләзов Камил - Сарытау өлкәсеннән делегат, җаваплылыгы чикләнгән “Нарат-К” җәмгыяте президенты, Сарытау өлкәсе татар милли-мәдәни мохтәрияте шурасы рәисе

4. Акбулатов Шамил - Питербур шәһәреннән делегат, “Иакострой” ябык акционерлык җәмгыяте президенты

5. Алимбаев Тамир - Омски өлкәсеннән делегат, “Енисей-сервис” корпорация президенты

6. Әминов Илшат - Казан шәһәреннән делегат, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры

7. Әсадуллнн Раил - Башкортстан Республикасыннан делегат, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан Дәүләт педагогия университеты ректоры

8. Әхмәтҗанов Ислам - Татарстан Республикасыннан делегат, “Идел-Пресс” нәшрият йорты җитәкчесе

9. Әюпов Фәрит - Ульяновски өлкәсеннән делегат, “Сембер” татар эшмәкәрләр клубы идарә рәисе

10. Бәйрәмова Фәүзия - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы

11. Бикмаев Шамил - Мордовия Республикасыннан делегат, Мордовия Республикасы башлыгы киңәшчесе, Мордовия Республикасының татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе

12. Вәлиев Наил - Татарстан Республикасыннан делегат, Татартстан Республикасының мәгариф һәм фән министры

13. Вәлиев Разил - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасының комитет рәисе

14. Вәлиев Римзил - Татарстан Республикасыннан делегат, "Азатлык" радиосының Казан бюросы җитәкчесе

15. Вәлиева Зилә - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры

16. Вәлиуллин Җәмил - Самара өлкәсеннән делегат, «Зур Татарстан» компаниясе директоры, Тольятти шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтәрият Шурасы рәисе

17. Ганиев Эдуард - Сарытау өлкәсеннән делегат, «Гэксар» элскстротехника заводы Ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Сарытау өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте Башкарма комитеты рәисе урынбасары

18. Гыйлметдинов Илдар - Удмуртия Республикасыннан делегат, Русия Дәүләт Думасы депутаты, андагы спорт һәм туризм комитеты рәисенең урынбасары, Федераль милли-мәдәни мохтәрият шурасы рәисе

19. Дебердиев Кәзыйм - Пенза өлкәсеннән делегат, "Партнер-Татарстан" сәүдә үзәге генераль директоры, Пенза әлкәсенен җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе

20. Егоров Иван Михайлович - Татарстан Республикасыннан делегат, "Ак барс" холдинг компаниясе" Ачык акционерлык җәмгыять генераль директоры, Татарстан Республикасының керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

21. Зәйнуллин Зөфәр - Латвиядән делегат, Латвиянең «Идел» татар мәдәни җәмгыяте рәисе, «Татарстан-Латвия» сәүдә йорты директоры

22. Закиров Ринат - Татарстан Республикасыннан делегат, БТК Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы депутаты

23. Зыятдинов Азат - Татарстан Республикасыннан делегат, Фәнни-техник үзәге директоры

24. Ибраһимов Илфак - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе

25. Исхаков Дамир - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының этномониторинг үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы

26. Канюкаев Фәхретдин - Самара өлкәсеннән делегат, Самара шәһәре "Татарстан сәүдә йорты" генераль директоры, «Туган тел» татар мәдәни үзәгенең шурасы әгъзасы

27. Кәримов Тәүфыйк - Казакьстан Республикасыннан делегат, Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясенең баш инспекторы

28. Ляпин Фәрит - Иваново өлкәсеннән делегат, Иваново өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе

29. Мәзһәров Әхмәт - Казан шәһәреннән делегат, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты, академик

30. Метшин Илсур - Татарстан Республикасыннан делегат, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы

31. Миннәхмәтов Җәүдәт - Татарстан Республикасыннан делегат, «Татарча көрәш» Бөтенрусия милли спорт Федерациясе рәисе

32. Мөслимов Ильяз - Мәскәү шәһәреннән делегат Русия Дәүләт Думасы депутаты, "Папирус" АҖ президенты, эшмәкәр

33. Мостафина Фәйрүзә - Татарстан Республикасыннан делегат, Чаллы дәүләт педагогик институның ректор вазыйфасын башкаручы

34. Мөхәммәтшин Рәфыйк - Татарстан Республикасыннан делегат, Русия ислам университеты ректоры

35. Окан Дахер - Финляндиядән делегат, "Исламия" татар җәмгыяте рәисе

36. Сәләхов Мәкзүм - Татарстан Республикасыннан делегат, Казан дәүләт университеты ректоры, Татарстан ректорлар шурасы рәисе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, академик

37. Саттаров Нурулла - Төмән өлкәсеннән делегат, Төмән өлкәсе татар конгрессы президенты

38. Сәфәргалиев Илшат - Берләшкән гарәп әмирлекләреннән делегат, "Sariin" инвистиция компаниясе директоры

39. Сафин Рәмис - Ульяновски өлкәсеннән делегат, Русия һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы

40. Тәхаутдинов Шәфәгать - Татарстан Республикасыннан делегат, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры

41. Уразаев Фәрит - Мордовия Республикасыннан делегат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлек мөдире

42. Фәттахов Энгель - Татарстан Республикасыннан делегат, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы, Актаныш район Советы рәисе

43. Хөснетдинов Кәнәфия - Украинадан делегат, Бөтенукраина «Туган тел» татар мәдәнияте үзәге президенты

44. Шаһиәхмәтов Даил - Марий Эл Республикаксыннан делегат, Марий Эл Республикасының Медведев районы хакимият башлыгы

45. Шакиров Минсәгыйт - Татарстан Республикасыннан делегат, Чирмешән муниципаль районы Шурасы башлыгы, Татарстан Муниципаль оешмалары Шурасы рәисе

46. Шәрипов Ирек - Удмуртия Республикасыннан делегат, Удмуртия Республикасының төбәк татар милли-мәдәни мохторияте рәисе, «Яңарыш» матбугат-мәгълүмат үзәге җитәкчәкчесе

47. Шәрипов Марат - Башкортостан Республикасыннан делегат, Татарстанның атказанган артисты, Уфа шәһәре Опера һәм балет театрының солисты



Шимбә көнне үткән башкарма комитет утырышында комитетның комиссияләрен раслау булды. Бу юлы да мәгълүмат чаралары комиссиясен җитәкләү “Яңа гасыр” талерадиокомпания җитәкчесе Илшат Әминовка тапшырылды, стратегия комиссиясен алып бару тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка йөкләнде, халыкара мөнәсәбәтләр юнәлеше “Кара Алтын” банкы җитәкчесе Ринат Абдуллинга бирелде.

Ә менә төп юнәлешләргә дәүләт оешмалары вәкилләре тәкъдим ителде. Башкарма комитетның мәдәният эшләре комиссиясен премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, дин эшләре комиссиясен исә Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәклиячәк.

Башкарма комитет утырышы вакытында алга таба эшне ничек оештырырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Бөтендөнья татар конгрессы дип аталган республика иҗтимагый оешмасы уставына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә каралды.

Башкарма комитет һәм даими комиссияләр утырышы барган арада корылтайга килгән делегатлар исә Татарстанның Биектау, Арча, Питрәч, Саба, Теләче районнарында сәфәрдә булып кайтты, аерым делегатлар министрлыкларда, конгресста сөйләшүләр үткәрде. Шимбә кичен исә корылтай делегатлары Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында шагыйрь, җәмәгать эшлклесе Дәрдмәнд истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты. Фоейда Дәрдмәнд иҗатына һәм тормышана багышланган күргәзмә оештырылган иде.

XS
SM
MD
LG