Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда мөселман яшьләр арасында кул көрәше бәйгесе узды


Татарстан мөселман яшьләренең кул көрәше буенча республиканың 1нче бәйгесе Чаллының “Олимпия” спорт комплексында үтте.

Ни өчен мөселман яшьләре нәкь менә кул көрәше, ягьни армреслинг буенча көч сынашты? Шушы һәм башка сорауларга Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән әңгәмәдән ишетергә мөмкин булыр. Аңарчы мөселман яшьләре бәйгесенең географиясенә күз салыйк. Ярышта Татарстанның 14 район һәм шәһәреннән 120гә якын мөселман егете катнаша. Араларында ислам динен кабул иткән урыс егетләре дә була.

Казанлылар Чаллыга ике команда алып килә. Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама командалары да егетләрнең күп һәм оста булулары белән аерылып тора. Ни өчен мөселман яшьләрен нәкь менә кул көрәше бәйгесенә җыйганнар. Бу сорауга Әлфәс хәзрәт Гайфулла болай диде:

“Чаллыда армреслинг буенча дөнькүләм танылган Хәмидуллиннар гаиләсе яши. Гаиләнең хуҗабикәсе Энҗе шушы ярыш буенча 7 тапкыр дөнья чемпионы. Аның ире Марсель Татарстанның һәм Русиянең атказанган тренеры. Уллары Руслан, Рузамин һәм Рим төрле вакытларда Ауропа һәм дөнья чемпионнары булды. Әлеге гаилә тулысы белән тиешле намазларны укып, шәригать кануннарын үтәүчеләр. Алар – татар милләтенең зыялылары.”

Әлфәс хәзрәт шушы чемпионнар белән киңәш табыш иткәннән соң мөселман яшьләре арасында бәйге үткәрергә булган. Мондый ярышлар хакында китап нәрсә дип әйтә? Әлфәс хәзрәт бу сорауны болай җаваплады:
“Корьәни Кәримдә бу спорт төре яки башкасы хакында турыдан әйтелгән аятьләр юк. Әмма, без беләбез, Корьәннән, Пәйгамбәребез хәдисләреннән чыгып, мөселманнар сау, таза, көчле булырга тиеш.
Корр: Кул көрәше – татарча бик якын түгел. Ни өчен бу төрне сайладыгыз?
Дөрес, татар баласына милли көрәш якын. Ләкин армспортны татарча хас түгел димәс идем. Без кечкенәдән үк, малайлар җыелган җирдә кул көрәштерү, көчлене билгеләү була иде. Димәк, бу безгә ят түгел.”

Җиңүчеләргә килгәндә, беренчелекне Чистай мәчете әһеле, 98кг авырлыктагы Альберт Шәрифуллин алды. Командалар арасында Чаллылар беренче. Шәһәр мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт әйтүенчә, алдагы елларда татарча көрәш турниры уздыру күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG