Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Тәүфыйк Әйдинең иҗатына багышланган тантана когрессның идеологиясе итеп яңгырады


Рухи мәркәзебез Казанда Бөтендөнья татарларының дүртенче корылтае эшләде.

Делегатлар, кунаклар, журналистлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар халкының кайнар йөрәкле, милли җанлы, татарның әйдаманы, язучы Тәүфыйк Әйдинең истәлегенә багышланган “Йөртә безне язмышлар” исемле әдәби-музыкаль патриотик тамаша карадылар. Тамаша залында тормышның озын, кытырышы юлларын узган кешеләр утырса да, сәхнәдән һәр фикерне йотлыгып тыңладылар, тәэсирләнделәр һәм, әйтергә кирәк, олуг хәсрәт дәръясына чумып, татарның шундый каһарман көрәшчесе булганга, горурланып кул чаптылар. Сәхнәгә кем генә күтәрелмәсен, барчасы да Тәүфыйк Әйдинең теге яки бу сыйфатын ачтылар.

Академик Миркасыйм Госманов үзенең озын чыгышында Тәүфыйк Әйдинең милләтпәрварлыгына басым ясады:
“ Тәүфыйк СССР киңлегендәге татарларны да, ерак мәмләкәтләрдә яшәгәннәрен дә барларга көч куйды...”
Ә инде шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, депутат Разил Вәлиев Тәүфыйк Әйдинең олуг татарлыгын үзенчә ачты:
“ Миңа аның белән СССР буйлап та, чит илләр буйлап та зур сәхнәләрдә булырга туры килде. Аның бөтен сөйләгәне милләт турында булды. Ул аяклы энциклопедия иде. Милли китапханәгә безнең язучылар йөрмиләр, ә Т.Әйди, Н.Фаттах китапханәнең даими укучылары иде. Ул татар китабын пропагандалауга зур көч куйды.”
Тамашачы өчен һәр чыгыш ачыш булса, Тәүфыйк Әйдинең хәләл җефетенең сөйләвететрәтте:
“ Безнең өйгә татар дөньясының барлык почмакларыннан кунаклар килеп йөрде. Аның күңеле иркен иде, һәм безнең өйгә татарлар гына килми иде. Киң карашлы, интеллектуаль биеклектәге кекшеләр җыела иде. Бүген дә безнең өебезнең ишекләре Сезнең өчен ачык.”
Алма-Атыдан килгән профессор Гриф Хәйруллов фикере:
“ Тәүфыйк белән бик күп аралаштым. Минем исемем Гриф булса да, ул миңа Гариф дип яза иде. Тәүфыйк читтәге иҗат кешеләренә бик игъттибарлы булды. Бүгенге 300 язучы һәммәсе дә берәр төбәкне үз карамагына алса, тагын 300 татар язучысы үсеп чыгу мөмкинлеге бар бит... Без кешенең кадерен үзе исән чакта белергә өйрәник әле.”

Татар дөньясы батырларга бай Тәүфыйк Әйди социализм шартларында даГаяз Исхакый, Гали Аккыш, Фәрид Иделле кебек шәхесләр сафына күтәрелгән асыл милләтче. Конгресс үзенең беренче көнен зыялы милләтче булган Тәүфыйк Әйдигә багышлап һәр делегат йөрәгенә татар патриотизмын өстәде.

XS
SM
MD
LG