Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтебезнең нигез ташы булып тел кала


Австралия татары Мөшәррәф Гарипова-Салих
Австралия татары Мөшәррәф Гарипова-Салих

Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда ясалган чыгышларда менә шушы фикер еш яңгырады.


Конгресста чыгышлар күп булды. Һәр кеше үзенең төбәгендә эшләнгән эшләрне башкалар белән чагыштыра алды һәм алдагы көннәргә, елларга планнар куеп китте. Татар кайда гына яшәмәсен, ул бер нәрсә белән мәшгүль. Ничек итеп туган телебезне саклап калырга?

Австралиядә яшәүче Мөшәррәф ханым чыгышыннан бер өзек:

“Без, Австралия татарлары, милләтебезне саклап калу өчен һәм үз тарихыбызны Австралия халкына таныштырыр өчен, яшьләребезгә дә башка милләтләр арасында яшәү максатында тырышып төрле эшләр алып барабыз. Мисал өчен, татар тарихы белән таныштырыр өчен “Сабантуй” исемле китап инглиз телендә бастырып, мәктәп һәм район китапханәләренә таратылды. Татар мәктәбенең “Шатлык” ансамбле Австралия милләтләренең бәйрәмендә милли киемнәре, шигырьләре белән татар мәдәниятенең күркәмлеген күрсәтеп, башка милләтләр каршында алкышка ирештерә...”

Германиядән Венера ханым Вәгыйзова фикерләре:

“Туган телне ишетү мөмкинлекләре бик аз. Шул аз мөмкинлекләрнең берсе – Татар телевидениесе. Елларча “ТНВ” каналын кайчан карарбыз икән дип көттек. Ниһаять, безнең теләкләребез кабул булды. Интернет аша без татар TV карау бәхетенә ирештек. Без “Татарстан Яңа гасыр” программалары татар телендәге тапшырулар карау теләге белән ачабыз. Кичләрен, эштән кайткач карыйбыз. Ә инде урыс телендә тапшыруларга очрап, бик күңелсезләнәбез. Урысча сөйләүче телендә башка каналлар да бар. “Татарстан Яңа гасыр” бөтенләй татарча булсын.”

Академик Миркасыйм Госманов татарлыкны саклау сәясәтендә Финляндия татарларының тәҗрибәсенә тукталды:

“Финляндиядәге 1000 кешедән торган татар мәхәлләсе үзен әйбәт кенә саклап килә. Ә вәкилләре ничек сөйли, үз фикерләрен белдерә! Ни өчен? Нинди юл белән бу эш башкарыла? Хикмәт шунда, бу җәмгыять әгъзаларында хосусый шәхси милек бар. Шуңа күрә җәмгыять икътисади яктан мөстәкыйль. Үзенә кирәген үзе кайгырта, үзе булдыра. Ә без, Русиядәге миллионлаган татар, аларга карап сокланабыз, гаҗәпләнәбез, кул сузып хәерчеләнеп йөрибез. Финляндиядә ничек кенә булмасын, гражданлык җәмгыяте бар.”

Конгресста бик күпләр эшләгән эшләре турында сөйләсәләр, тарихчы-галим Дамир Исхаков киләчәкне күз алдында тотты. Автор фикеренчә, Россиядәге демократия, гадәттәгечә, кыска вакытлы була, һәм бүген нәкъ менә шул демократик процесс артка чигенә. Дәүләт биеклегендә милли азчылыклар телләренә ямьсез басым әзерләнә. Латын хәрефләре тыелды. “Латын өлкәсендә безнең милли стандартыбыз юк. Интернетта 4-5 вариант йөри. Әгәр дә хөкүмәт бу нәрсәне безгә тыйган икән, Татар конгрессы исеменнән интернет-версияне кабул итә алабыз. Моңа Русия хөкүмәте дә, беркем дә каршы чыга алмый, чөнки бу милләтнең эчке эше...”

Татардан өстен көчләр татарга усаллыкны күп эшлиләр. Ләкин дә үзебезнең татар да үз татарын яхшый ашый бит әле.

Янә Дамир Исхаков:

“Татар тарихчылары арасында ике төркем көрәше бара. Болгар концепциясе нигезендә барлыкка килә вак татар милләте, һәм бу Россиядә көчәеп баручы империячелеккә каршы тора алмый, чынлап карасаң, шул империячелеккә хезмәт итә... Тик төрки-татар нигезле тарих кына безгә империячелеккә каршы торырга ярдәм итә. Шул юл белән барсак, безне урыс тарихы йота алмаячак...”

Галим, тарихчы Дамир Исхаков татар халкында милләтпәрварлык хисләрен тәрбияләр өчен, популяр тарих китапчыкларын зур тираж белән чыгаруны кирәк дип саный.
XS
SM
MD
LG