Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:01

Путин премьер булырга риза. Медведев президент булса


Путин һәм Медведев. Президент сулда. Әлегә

Путин һәм Медведев. Президент сулда. Әлегә

Русиянең киләсе президенты булып Дмитрий Медведев сайланса, илнең хәзерге президенты Владимир Путин премьер-министр урынын алырга ризалыгын бирде. Бу турыда ул дүшәмбедә Мәскәүдә Бердәм Русия фиркасе корылтаенда белдерде.


Русиянең киләсе президенты урынына беренче вице-премьер Дмитрий Медведевны Бердәм Русия фиркасе башка 3 партия белән берлектә элегрәк тәкъдим иткән иде. Дүшәмбедә Бердәм Русия фиркасенең Мәскәүдә үткән корылтаенда бу тәкъдимне президент Владимир Путин кабатлады. Медведев белән 17 ел таныш булуын искәртеп, ул аны әдәпле кеше дип атады, һәм Русияне аның кулына тапшыру оят та, куркыныч та түгел диде.

Узган атнада Медведев,президент булып сайланган очракта,Путинны премьер-министр итеп күрергә теләвен әйткән иде. Бүген Путин, Медведев президент булып сайланса, аның хөкүмәтендә рәис булып эшләргә ризалыгын бирде.

"Әгәр безнең халык Медведевка ышаныч белдереп, аны президент итеп сайласа, мин уртак эшебезне дәвам итергә әзер, бу очракта хөкүмәт рәисе буларак", диде Путин.

Корылтайны алып баручы, Бердәм Русия җитәкчесе Борис Грызлов, Путинга сүз биргәндә, аны перзидент кына түгел, ә "милли юлбашчыбыз" дип атады. Путин үзенең чыгышында, Бердәм Русия фиркасе әгъзаларын русиялеләрнең тормышын яхшырту өчен армый-талмый эшләргә өндәде. Казнадан акча алып эшләүчеләр, хәрбиләр, пенсионерларның эш хакларын билгеләнгән вакыттан да иртәрәк арттырырга тәкъдим итте.

Русиядәге вазгыятьне, Бердәм Русиянең Думада күпчелекне алып торуын искә алганда, март аенда үтәчәк сайлаулардан соң, хакимиятнең нинди төсмер алачагын алдан ук хәстәрләп була. Дмитрий Медведев президент, Владимир Путин – премьер-министр булачак.

Путинның киләчәктә Медведевның кулы астында эшләвен күз алдына китерә алмаучылар, президент һәм премьер-министрның вәкаләтләре үзгәртеләчәк, киләчәктә Русиядә премьер президенттан көчлерәк булачак, дигән фаразлар әйткән иде. Моңа җавап итеп, Путин, премьер һәм президентның вәкаләтләре үзгәртелмәячәк, диде.

Шулай итеп, Путин сүзендә торды, дияргә була. Ул 3нче мөддәткә президентлыкка бармый, әмма хөкүмәт рәисе булып хуҗалык эшендә калачак.

Сәяси күзәтүчеләр аның бу карарына аңлатма эзли. Шуларның берсен бүген Русиянең New Times басмасы китерә. Бу басма фикеренчә, Путин, үзенең якын кешеләре аша, Русиянең эре газ һәм нефть тармакларын контроль итә. Андагы каршылыкларга юк куймас өчен ул премьер булып калырга ризалык биргән.

Русиянең танылган сәяси күзәтүчесе Станислав Белковский Германиянең Die Welt басмасына биргән әңгәмәсендә әйтүенчә, Путинның тотрыклылыкны саклап калырга чакырып ясаган чыгышлары белән чынбарлык арасында аерма бар. Аның чыгышлары әле дә советча фикер йөрткән халык өчен ясала. Чынбарлык исә эре эшкуарлык мәнфәгатьләре белән билгеләнә.

XS
SM
MD
LG