Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек гаскәрләре Гыйракның төньягына керде


Узган төндә бер төркем Төрек хәрбиләре көрд сугышчыларын тар-мар итү өчен Гыйракның төньягына керде.
Көрд иминлек көчләре сүзчесе Жаббар Явар төрек хәрбиләре кергән урын бушап калды диде. Явар күпме төрек хәрбие кергәнлеген әйтмәде.
Рейтер хәбәр агентлыгы Гыйрак хәрбиләре әйткәнгә таянып җиңелчә коралланган 300-ләп төрек хәрбие чик аша Гали Раш районына 3 чакрымга керде дип белдерә. Бәрелешләр турында хәбәр ителми.
Төбәктәге ярым автоном көрд идарәсе Төркиянең бу гамәлен хөкем итә. Төркия исә Гыйракның төньягыннан һөҗүмнәр оештыручы сепаратист Көрд сугышчыларына каршы көч куллану хокукы булуын белдерә. Узган атна ахырында Төркия хәрби очкычлары Гыйракның төньягын бомбалады. Тыныч халыктан бер хатынның яралануы турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG