Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда мәхкамә сайлау нәтиҗәсен үзгәртә


Кыргызстан Югары Мәхкамәсе бәхәсле сайлау кагыйдәсен гамәлдән чыгарды. Ул кагыйдә нигезендә фиркаләр парламентка керү өчен барлыгы кимендә 5 процент тавыш җыю гына түгел, барлык 7 өлкәдә һәм 2 иң зур шәһәрдә кимендә ярты процент тавыш җыярга тиеш иде.
Узган якшәмбедә Кыргызстанда парламент сайлаулары үтте. Беренчел нәтиҗәләргә караганда, сайлауларда катнашкан 12 фирка арасында бары президент яклы Ак Юл фиркасе генә әлеге ярты процент киртәсен үтә алган.
Югары Мәхкамәнең бу карарыннан соң парламентка Ата ватан һәм Социал-демократ фиркаләре керергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG