Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куба җитәкчесе Кастро хакимияттән китәргә мөмкин


Кубаның авыру җитәкчесе Фидель Кастро дүшәмбе кичендә Куба дәүләт телевидениесендә укылган ачык хатында хакимияттән китү мөмкинлеген белдерде.
Соңгы 16 айда җәмәгатчелеккә күренмәгән Кастро савыккачтын үз урынына кайтмыйча илнең коммунистлар хөкүмәтенең мөһим мәсьәләләр киңәшчесе булып калу ниятенә ишарәли. Кастро әйтелмәгән авырудан аш казанына операция ясатканнан соң 2006-ның җәендә хакимиятне вакытлыча үзенең бертуганы Раулга тапшырган иде.
XS
SM
MD
LG