Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар теле олимпиадалары башланды


Шәһәр мәктәпләрендә татарча укуга игьтибар кими, моның сәбәпләре төрле, дигән фикерләрне соңгы елларда еш ишетергә туры килә. Моны Чаллы мисалында да күрергә була.

Башлангыч сыйныфта татар мәктәбендә татарча укыган балалар тора бара барлык фәннәрне дә урысча укый башлыйлар. Ярый әле татар телен әлегә урысча укымыйлар. Ә менә урыс мәктәпләрендә укучы урыс балалары татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнаша. Татар теле белән бәйле ярышларның шәһәр җирендәге үзенчәлеге хакында Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Фирдүсә Әюпова “Азатлык”ка болай диде:
"Шәһәрдә татар телен 3 төрле программа белән өйрәнәләр. Беренчесе татар мәктәпләрендә укучылар өчен, икенчесе – урыс мәктәбендә укучы татар балалары өчен булса, урыс милләтеннән булган балалар өчен дә аерым программа бар. Һәр елның шушы 3 юнәлештә укучы балалар көч сынашалар. Олимпиада башта мәктәпләрдә, аннан гомум шәһәр күләмендә үтә. Быелгы ярышлар 17 декабрьдә башланды. 19 декабрьдә урыс мәктәпләрендә укучылар көч сынаша."

Быелгы олимпиадада биремнәре, сораулары ниндирәк?

"Сораулар программа белән генә чикләнми. Бала тел һәм әдәбият өлкәсендә булган барлык белемен күрсәтергә тиеш. Сорауларның берсе иҗади рәвештә була. Күренекле шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан да сораулар бирелә. Быелгы олимпиадада К.Насырый, К.Тинчурин (аның тууына 120 ел була) иҗаты буенча язарга тәкьдим ителгән."

Олимпиадалар республика күләмендә дә уза. Чаллылар нинди нәтиҗә күрсәтә?

"Безнең укучылар бик яхшы чыгыш ясый. 1, 2, 3нче урыннарны алучылар байтак. Татарстан олимпиадаларында аларга авыл мәктәпләрендә укучы татар балалары белән көч алышырга туры килә. Ниндидер урын алсалар да, алар өчен зур җиңү."

Шәһәр олимпиадасында катнашкан Алия сөйли:

“Сынау минем өчен бик авыр булмады. Без 3 сәгать эчендә 3 сорауга җавап бирергә тиеш булдык. Сораулар К.Насырый, татар хатын-кыз язучылары белән бәйле иде. Биремнәргә яхшы җавап бирдем дип уйлыйм.”

Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына нәтиҗә киләсе атнада ясалачак.
XS
SM
MD
LG