Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел үз эшләрен башкарганда 64 журналист үтерелгән


Журналистларны Яклау Комитеты 2007 елда 17 илдә үз вазыйфаларын башкарганда 64 журналист үтерелде дип белдерә.
Бу ел соңгы ун елдан артык чорда журналистлар иң күп үтерелгән икенче ел булган.
Оешма исемлегендә беренче урында Гыйрак тора. Анда 31 журналист үтерелгән.
Былтыр анда 32 журналист үтерелгән иде. Икенче урында 7 үтерелгән журналист белән Сомали, өченче урында 5-әр корбан белән Пакстан һәм Сри Ланка.
XS
SM
MD
LG