Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Гыйракка килде


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс бүген алдан игълан итмичә Гыйракка килде.
Райс башта илнең төньягындагы Киркүктә булды, аннан башкала Багдадка килде.
Сәфәр барышында ул Гыйрак җитәкчеләрен сәяси татулыкка өндәр дип көтелә.
Аңарчы Райс Парижда Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру Квартеты һәм фәлестин донор илләре очрашуында катнашкан иде.
Сентябрь аенда Райс АКШ президенты Джордж Буш белән Гыйракның көнбатышындагы Анбар виләятендә булды.
XS
SM
MD
LG