Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә үзен мөселман дип 6 процент кеше атаган


Сулдан уңга: Рамиль Юныс, Исхак Горелик, Питирим атакай
Сулдан уңга: Рамиль Юныс, Исхак Горелик, Питирим атакай

“Русиядә мөселман дип үзен алты процент халык атый”, - ди Александр Журавский.

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында “Күп динле җәмгыятьтә вөҗдан иреге" дигән фәнни-гамәли җыелыш узды. Ул “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы федераль канун кабул ителүнең 10 еллыгына багышланган иде. 1999 елда Татарстанның үзендә дә шундый канун кабул ителгән булган.

Җыелышка Мәскәүдән дә түрәләр, белгечләр килгән иде. Алар шактый саллы гына дәлилләр китерде, халыкның дингә мөнәсәбәтен күрсәтте. Александр Журавский элеккеге Милләтара мөнәсәбәтләр министрлыгы вазыйфасын башкаручы урынның җитәкчесе. Ул Русия федерациясының Төбәкләр үсеше министрлыгындагы Милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры. Кайчандыр Казан православие епархиясы каршындагы руханиләр семинариясендә ректор булган. Бүген ул чиновник. Александр Журавский Русияда кемнең нинди дингә ышануы турында саннар китерде:

“Русиядәге халыкның өчтән ике өлеше үзен православ динендә дип саный. Барлыгы 63 процент була. Мөселман дип үзен 6 процент атый. Буддачы, католик, протестант дип үзен санаучылар бер проценттан да артмый. 12 процент Аллага ышана, тик үзен теге яки бу диннеке дип санамый. 16 процент дингә ышанмыйм дигән”, - ди Александр Журавский.

“Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы бу федераль канунны кабул иткән вакытта Татарстанда хөкүмәт каршындагы Дин эшләре буенча шура рәисе булып Ренат Нәбиев эшли башлаган. Ул бу эштә ун ел эшләде. Профессор Ренат Нәбиев шул елларны искә төшерде:

“Мин 1997 елда эшкә керештем. Шул вакытта без әле СССРдан калган һәм Русиядә кабул ителгән элеккеге канунны кулланып килдек. Тик алар камиллектән ерак иде. 1997 елның көзендә “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” федераль канун гамәлгә керде ”, - дип сөйли ул.

Тик ул канунны да камилләштерергә кирәк санаганнар. 1999 елда Татарстан үзе дә вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында канун кабул иткән. Һәм анысын кайберәүләр Русияныкыннан да кырысрак дип тапкан. Татарстан өчен “яшь” саналучы кайбер дини агымнар тарафдарлары ике канунны да шулай бәяли.

Ә хөкүмәт версиясын яклаучылар исә, “Австриядә, Германиядәге кайбер төбәкләрдә дини оешмаларга тәлапләр Русиядан да кырысрак итеп” куела дип сөйләде. Әйтик, иеговачылар белән “проблемалар чыгып” тора икән. Актив агарту эшен алып баручы әлеге берләшмәләрнең эшчәнлеген канун нигезендә күпмедер чикләү теләге дә бар икән. Шуңа да иеговачылар үз проблемаларын Европа мәхкәмәсе аша да чишәргә теләгән. Чыгыш ясаган профессор Ольга Васильева, иеговачыларның андый тырышлыкларын, гомумән, Русиягә каршы юнәлгән “сәяси басым” дип атады. Васильева, Русия президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясында укыта. Аның фикере һәркемдә дә яклау тапмады.

“Экстремист” дип аталучы китаплар мәсьәләсендә дә Европа мәхкәмәсе аша дөреслек табып була, диде Михаил Одинцов. Ул Русиядәге Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил аппаратында иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе. Одинцов, әйтик, быел көз аенда мәхкәмәләр аша Русиядә Сәет Нурси китапларын тыюны әйтеп узды.

Татарстанда күпчелекне ислам дине тарафдарлары тәшкил итә. Шул ук вакытта безнең арада православ динендәге азчылык булган керәшен татарлары да бар. Соңгы елларда керәшеннәрдә нинди үзгәрешләр бар? Бу турыда Казандагы керәшенчә “келәү башкаручы”, Тихвин чиркәвеннән Павал атакайдан сорадык:

“Безнең мәхәллә 20 ел элек ачылды. Утызынчы елларда чиркәүләр ябыла башлаган иде. Соңгы елларда исә алар кабаттан ачыла башлады. Олылар да килә, балалар да йөри безгә. Тик якшәмбе мәктәбенә генә йөрергә кеше җитми”, - ди керәшен рухание.

Павал атакай, Татарстанда тагын кайларда туган телдә келәүләр уза?

“Кукмара районындагы Олы Чура авылында чып-чын керәшен чиркәве эшли. Анда керәшенчә генә келәү башкарыла. Түбән Камадагы Олы Аты, Нариман авылында да керәшенчә эшлиләр. Мамадыштагы Албайда, Чиябашында да чиркәү бар, тик келәү башкаручы юк. Питрәчтәге Сәрдә авылында да келәү йорты ачылды. Татарстанда керәшенчә күп чиркәү юк. Биш-алты гынадыр кебек”, - ди Павал атакай.

“Күп динле җәмгыятьтә вөҗдан иреге” дигән фәнни-гамәли җыелышта шулай ук Казанда эшләүче мәсихче, лютеран, католик кебек христиан чиркәүләреннән дә кешеләр катнашты. Русия шәһәрләрендә иң күп теркәлүгә рөхсәт сораучы оешмалар да шул юнәлешләрдән икән. Залда яһүди, иске диндәге православчылар да бар иде. Катнашучылар мөселманнарны якынлашып килүче, 20 декабрьдә булачак Корбан бәйрәме белән дә котларга өлгерде.

XS
SM
MD
LG