Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан гаетенә килүчеләрне Кол Шәриф сыйдырырмы?


Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс радио тыңлаучыларны котлый.
Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс радио тыңлаучыларны котлый.

Кол Шәриф мәчетенә Корбан гаетенә намазга биш меңнән артык кеше килер дип көтелә. Аларга урамда өшеп торырга туры килмәсме? Имам Рамил Юныс сөйли.

20 декабрь көнне Татарстанда Корбан бәйрәме котлана. Ул рәсми ял көне булып та санала. Гадәт буенча, иртән турыдан-туры трансляция белән “Яңа гасыр” телеканалы Кол Шәриф мәчетеннән репортаж бирәчәк. Казан кирмәнендәге шушы мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныска быелгы бәйрәм үзенчәлекләре турында сорап мөрәҗәгать иттек.

“Ел саен Корбан бәйрәме кемгәдер үзенчәлекле кебек тоелса да, ул гасырлар буена бер төсле итеп бәйрәм ителә. Ул көнне Корбан гает намазы укылачак. Барлык мәчетләр янында корбан чалдыру мөмкинлеге дә бар. Кешеләр фарыз гамәлне үти ала. Иң кызыгы шул, һәр ел саен бәйрәмгә килүчеләр яшәрә бара. Бәйрәмгә килүче яшьләр югары белемле, эшлиләр. Бу безнең киләчәккә зур өмет уята. Мин бүгенге көндә хаҗда булган Татарстан мөфтие исеменнән ихластан Сезне бәйрәм белән котлыйм. Барлык Татарстан халкын һәм мөселман өммәтен, тыңлаучыларга бәйрәм шатлык китерсен”, - ди Рамил хәзрәт Юныс.

Мәчеткә елдан-ел күбрәк кеше килә. Бу бәйрәмдә мәчеткә кеше сыяр микән?

“Менә безнең ураза гаетенә дә 4700 кеше килгән иде. Бар заллар да тулы булды. Гардероб буендагы мәйданчыклар да тулы иде. Бүген яңа келәмнәр алдык. Беренче катка да, барлык буш урыннарга да җәябез. Бу юлы Корбан бәйрәменә тагын да күберәк кеше килер дип өмет ителә. Бу көн ял көне дә бит әле. Шуңа күрә кешеләр тагын да күп киләчәк. Казанга кунаклар да күп кайта. 5000 кеше булса да, без аларны сыйдырабыз. Барлык мөмкинлекне дә җайлап аларны мәчет эчендә намаз укытырга тырышачакбыз. Урамда бик салкын, кыш ае бит. Шуңа күрә кешеләрне эчтә сыйдырырга тырышачакбыз”, - дип җавап бирә Рамил хәзрәт Юныс.

XS
SM
MD
LG