Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Югалсам да, көт син мине!" (11)


Татарстанда һәм Төркиядә сакланган рәсемдә нәни Суфия әнисе Маһисәрвәр белән
Татарстанда һәм Төркиядә сакланган рәсемдә нәни Суфия әнисе Маһисәрвәр белән

Вази кызы Гөлнәзирә Хәертдинова Төхвәтулла Шәрифулинны эзли. Арча районында яшәүче Айгөл Илгиз кызы Шәйхиева исә, үзенең энесен, Шәйхиев Фәнисне Төркиядән эзләтә. Ә менә Казаннан Суфия Галиева югалган туганнарын инде тапты.


Башта интернет аша бер-берсен эзләүчеләр турында мәгълүмат - Азатлык радиосына Гөлнәзирә Хәертдинова яза. Ул Төхвәтулла Шәрифулла улы Шәрифулинны эзли. Төхвәтулла Шәрифуллин 1888 елда Минзәлә өязендәге Таулык авылында туган. Әмма Гөлнәзирә ханым аны Төркиядән эзләтә. Менә хаттан өзекләр:

"Миңа зинһар өчен картәтиемнең бер абыйсын табырга ярдәм итсәгез иде. Алар барысы алтау булган. Төхвәтулладан тыш башкалары инде табылды. Ягъни, Нигматулла, Зарифулла, Маһинур, Гөлсафа, Габделкәрим табылган. Ә менә Төхвәтулланы таба алмыйбыз. Аларның әтиләре Шарифулла, әниләре Маһитап. Революциядән соң аларны бу кулак гаиләсе дип эзәрлекләгәннән соң, Төхвәтулла чит илгә китеп югала. 1958 елда Төркиядән Габделкәримгә хат килеп төшә. Әмма Габделкәрим кулак баласы булу сәбәпле, ул хатка җавап язарга курыккан. Шуннан ул бу хатны укытучыга укытканнан соң, укытучы аңа кайтмаска һәм хат язмаска кушып җавап җибәрә. Хат Хәйдәр исеменнән язылган була. Бәлки ул Төхвәтулланың улы булгандыр, чөнки хатта әтисенең вафат булуы турында әйтелә. Бик үтенеп сорыйм сездән, миңа ярдәм итсәгез иде Төхвәтулланың улын яки аның балаларын табырга,"
- ди Гөлнәзирә ханым.

Ә менә икенче хат - Татарстанның Арча районында яшәүче Айгөл Илгиз кызы Шәйхиева, үзенең энесен Шәйхиев Фәнис Илгиз улын Төркиядән эзләтә. Шәйхиев Илгиз 1975 елның 20 апрелендә туган.
"2004 елда Арча районының Шекә авылында Коммуна урамы 18 йортта яшәгән Фәнис, үзенең дуслары Сафин Нияз һәм Фәезханов Гомер белән Төркиягә киткәннән соң, әйләнеп кайтмадылар. Чит ил паспорты да һәм башка документлары да барысы да үзләре белән иде. Әмма шуннан соң хатлары да юк, шылтыратканнары да булмады", ди ул.
Ә хәзер Украинадан кайткан Зәйтүнә апа белән Мәгъсум абыйның Украинада яшәгән бер милләттәшебезнең үтенечен җиткерәбез. Ул менә кемне эзли.

"Безнең белән Украинананың Днепропетровски шәһәрендә яшәүче Оренбур өлкәсенннән Тукай районыннан Дибаев Фатих Абдулгазиз улы Казанның артиллерия училищесын тәмамлаган, 1942 елгы, үзе белән бергә укыган Оренбур өлкәсеннән Александровски районыннан булган Мостафин Марс Абдулла улын Казаннан табып килергә сораган иде. Татарстанның хәрби бүлегенә бардык. Әмма анда безгә әйттеләр, әйе, ул кеше бар, әмма ул хәзер Промрайонга күчте, дип. Без инде аны эзләп йөри алмыйбыз. Язып кына алыгыз әле зинһар өчен”, - диделәр Татарстанның Кукмара районына кунакка кайткан Зәйтүнә апа белән Мәгъсум Фәсхиевлар.


Суфия Галиева 70 ел элек югалган туганнарын тапты

“Азатлык” радиосында “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсенең хуҗабикәсе Мәликә Басыйр моннан ике ай элек Казанда яшәүче Суфия Галиеваның Төркиядәге туганнарын эзләве турында сәйләгән иде. Ниһаять, аларга очрашу мөмкинлеге ачылды. Галиевлар гаиләсе туганнарын табып биргәне өчен “Азатлык” радиосына рәхмәт белдерә.

Бер-берсен туксан елга якын күрмичә, җитмеш ел элек хәбәрсез торганнан соң бу гаиләнең Татарстан һәм Төркия канатлары ничек очрашты соң? Бер бабайның ике илдә үскән оныклары бер-берсен ничек кабул итте?

Без август аенда Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең ярдәмләшү үзәге җитәкчесе Аттила Көнтөз (Kündüz) белән очрашкан идек. Шул вакытта ул сүз арасында тамырлары Башкортостанның Бөре шәһәреннән булуын, үзенең исә хәзер Адана дигән шәһәрдә яшәвен әйтте. Мин аңа, моның Казанда яшәүче мәгърифәтче Суфия Галиеваның да нәсел шәҗәрәсенә туры килүен әйттем. Суфия абыстай инде 15 елдан артык үз туганнарын эзли. Төркиядә аның гаилә тарихы “Заман” газетасында да басылып та чыккан иде.

Ул хатларын татар, урыс, төрек, инглиз телләрендә милли оешмаларга, дәүләт архивларына да юллаган. Тик туганнар табылмаган. Аптыраган Суфия Галиевага улы, әллә үзең Истанбулга барып эзләп карыйсыңмы, дип тә әйткән булган. Ул элеккеге табибә, уңган кеше санала. Истанбулга чыгып киткән дә булыр иде дә, тик үзе әйтмешли “картаеп киткән” - Суфия ханым хәзер 82 яшендә.

Без кабаттан Бакуда Аттила абзый белән ноябрь аенда очраштык. Ул бу юлы Казаннан алып киленгән фотографиялар арасында танышларын күрде. Тик һаман да ышанып бетә алмады. Инде менә туганын күрергә Казанга килде. Ул татар конгрессында катнашкан иде. Аны һәм аның дусты Ахмәт Шахинны Суфия апа янына улы Айдар Галиев китереп куйды. Табылган туганнарны Казанның Таулар бистәсендәге фатирда әниләре Суфия Галиева белән Әлфия Басыйрова һәм Наилә Солтанова да көтеп тора иде. Аларга туганнары килгәнне ике сәгать элек кенә Азатлык студиясеннән шалтыратып әйткәннәр. Моны сизенгәндәй, Суфия Галиева алдан ук яхшы төш күргән булган.

“Әни инде егерме көн бик матур төш күрүе турында сөйли, ниндидер могҗиза көтеп йөрде”- ди кызлары.

Тик, ишектән керү белән алар хискә бирелмәде. Башта искедән калган фотографияларны, хатларын карарга тотынды. Аттила Көнтөз бер-бер артлы чыга барган сүрәтләрне, “монысы миндә дә бар”, “монысы әбидә бар иде” сүзләре белән каршы ала торды. Биш минуттан соң туганнарның чын булуына дәлил кирәкми иде инде. Аттила әфәндегә үз архивында булмаган фотоларга карап, болары кем тагы дип сорарга да туры килде. Таныш исемнәрне ишетеп, шаккатып карап торды. Суфия Галиева да бер колагы белән генә әнисеннән ишетеп калган туганнары турында сорашты. Аның әбисе төрек кызы булган. Бабасы Габделмәлик Бөре шәһәрендә мәдрәсә тоткан. Әнисе Маһисәрвәр һәм Оркыя тудыкасы Казанда калган. Габделмәликнең башка балалары егерменче елларда Төркиягә китеп югалган. Араларында Гайшә исемле тудыкасы да булган. Гайшә апасы 37 елга кадәр хатлар язып торган. Аннары куркыныч еллар башланган, ике як та үзе теләп хат алышуны туктаткан.

“Гайшә апаның беренче ире татар кешесе, пензалы минем бабай иде. Ул мулла булган. Аларның дүрт улы булды. Минем әтием Әмин һәм Әхмәт, Гали, Мостафа”, - дип сәйли Атилла. Гайшәнең туганнары да булган. Тик Аттилла Көнтөз : “Әмин үлде, Әхмәт үлде, Гали үлде, Мостафа үлде”, - дип кабаттан санап уза. Күпсанлы оныклары, тураннары калган. Кайберләре Америкада да яши.

“Таралышып беткәннәр. Коммунизмнан качып китте инде алар. Без бит 80 ел буе динсез, милләтсез тормышта тордык. Ул заманда безгә читтәге туганнар турында әйтергә дә ярамады. Югыйсә, укырга кертмиләр, эшкә алмыйлар иде. Әнием югары белем алдыртырга теләде”, - дип искә ала Суфия Галиева.

Кызлары Әлфия һәм Наиләгә дә серне сакларга туры килгән. Улы Айдар да хәрби диңгезчелек мәктәбенә укырга кергәндә, “чит илдә туганнар юк” дип анкета тутырган.

“Безгә ул турыда сорарга ярамады. Бу хатлар, фотосүрәтләр сандыктан соңгы елларда гына чыкты”, - ди кызы Әлфия. Тик Суфия Галиева балаларыннан яшергән кебек, оныкларыннан да туганлыкны яшерергә туры килмәс дип өметләнә. Әйтик оныгы Асияның Истанбулга эшләргә китүе турында әбисе Суфия белән әнисе Наилә бер-берсен бүлә-бүлә сөйләде.

Табышкан туганнар шактый мәгълүмәт алмашты. Аттила Көнтөз, бабайларының Мәдинәдәге йортлары Госманлы империясы җимерелгәч, гарәпләр кулына күчкән, дип тә сөйләде. Кемнең кайда күмелүен дә санап чыктылар. Аннары чәй өстәле артында тынып калдылар. Суфия Галиеваның күзләре шатлык яшенә тулды. “Беркайчан да күрә алмаган апамның оныгын, 70 ел элек хәбәре дә булмаган туганнарымны табарга ярдәм итүегез өчен ничек кенә рәхмәт әйтә алырмын мин?”

Күзәтеп торган Әхмәт Шахин очрашуны төрек киносына тиңләде. Суфия Галиева кинолардагы кебек туган энекәшен кочакларга да теләде. Тик “тамашачылар”дан кыенсынды. Шуннан соң Суфия абыстай хисләрен Сөембикә бәете белән сөйләп алды. Аннары кызлары белән Тәфтиләүне суздылар.

“Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы?”

“Мин бу җырны бала чагымда ук ишеттем”, - диде Аттила.

Аннары Суфия Галиева зал почмагында тузан җыеп торган пианино капкачын ачты. Казандагы Сара Садыйкованың ахирәт дусты, Уфада ятып калган сәнгать әһеле Рафаил Галиевның музасы булган табибә Суфия ханым читтә йөргәннәргә багышлап җыр сузды. Суфия абыстай пианино тәймәләренә унбиш ел кагылмаган инде.

XS
SM
MD
LG