Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон Гыйракта Иминлекнең артуын белдерә


Пентагон АКШ көчләре соңгы 3 айда Гыйракта иминлекнең шактый артуына иреште дип белдерә. Бу Дәүләт Департаментының Гыйрактагы тәррәкыять турындагы соңгы хисабында әйтелә.
Хисапта иминлек өлкәсендәге тәррәкыятнең дәвам итүе сәяси һәм икътисадый тәррәкыяткә бәйле булачак диелә.
Анда шулай ук Иран Гыйрактагы шыгый сугышчыларга күнелүләр бирүен һәм матди ярдәмен киметмәгән диелә. Тәһран бу гаепләүне кире кага.
Хисапта Гыйрак иминлек көчләренә күбрәк җаваплылык бирүдә тәррәкыятнең аз булуы турында да әйтелә. Бу коррупциягә, административ проблемаларга һәм мәзһәбара бүленешләргә бәйле диелә.
XS
SM
MD
LG