Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсенең ике күренекле шәхесен Татарстан югары бәяләде


Дамир Шәрипов “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.


Әлфия Рамазанова исә “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды.

Бу зурлауларга бигрәк тә “Туган тел” активистлары тирән канәгатьлек белдерәләр. “Туган тел” бөтен СССР буенча Яңарыш чорында беренче милли оешма булып аваз салган иде. Нәкъ аның үрнәгендә Свердлау, Ырынбур, Әстерхан, Чиләбе, Самар өлкәләрендә һәм Мәскәүдә шундый ук исемле берләшмәләр калкып чыктылар. Ә Казанда туган Мәрҗәни исемендәге оешма, “Туган тел” үрнәгендә, 1988-елда Дмитрий Лихачев тарафыннан төзелгән “Мәдәният фонды”ның җирле бүлекчәсе канаты астында теркәлде.

Сембер “Туган тел”е үз эшен төрле даирәләргә хат-мөрәҗәгатьләрдән башлады. Кая гына хат язма, аларга телдән генә җавап бирер өчен, КПСС Өлкә комитетының Идеологоя бүлегендәге Чит илләр вәкилләре белән эш итүче сектор башлыгы Обушинский үз янына чакыра. Гамәл юк – юату гына бар. Әйтергә мәҗбүр булдык: “Сез, Георгий Викторович, Горькийның “Тормыш төбендә” дигән пьесасы персонажы Лука-Уиешитель ролен генә уйныйсыз. Әллә инде безнең өлкәдә җирле татарларны чит илләр гражданнарыдай саныйсызмы?”

Бу әңгәмә олуг нәтиҗә бирде: Өлкә Советы Башкарма комитеты карамагында “Милләтара мөнәсәбәтләр буенча даими комиссия” булдырылды. Җитәкчесе итеп КПССның Чардаклы райкомы секретаре Дамир Исмәгыйль улы Шәриповны билгеләделәр. Абруе бик зур иде аның: таркалып беткән районны алдынгылар рәтенә күтәрде, КПСС Өлкә комитеты бюросының да әгъзасы булып сайланган иде. Югары абруе аңа “Туган тел” куйган өлгергән мәсьәләләрне чишәргә дә нигез бирерлек дәрәҗәдә. Иң мөһимнәре: Сембер татарлары “Өмет”ле һәм “Чишмә”ле булдылар. Мәктәпләрдә дә ана теленә җылырак мөнәсәбәт сизелә башлады.

Кмиссия шундый ук мөмкинлекләрне чуаш-мукшылар өчен дә ачты. Чуашча телетапшыру соңрак, 4 айга кичегеп яңгырады, ә мукшылар белгеч таба алмадылар. Татар активистлары исә белгеч көтеп утырмадылар – үзләре башладылар.

Дамир Шәрипов комиссиясе милли авылларга Сарански, Чабаксар, Казан радиотапшыруларын җиткерү чаралары да күрә башлаган иде: тимерчыбыклар, көчәйткечләр туплады. Ләкин “ПУТЧ” дигән нәрсә бу омтылышларны чәлпәрәмә китерде.

Дамир Шәриповка кагылышлы тагын бер мизгел. Путчтан соң, Дамир әфәнде эшсез калгач, өлкә башлыгы Юрий Горячев аны өлкә үзәгенә эшкә чакырган иде. Яхшы фатир да вәгъдә итеп. Дамир абый исә: “Мин чын коммунист буларак, мондый хакимияткә хезмәт итә алмыйм”, - дип, пенсиягә китте. Аның 65-еллык юбилее уңаеннан “Өмет” гәзитендә чыккан язмада: “Дамир Шәриповның идеологик карашларын кабул итеп булмаса да, аның бу карашларга тугры калуына сокланмый булмый”, - дигән сүзләр дә бар иде. Ә юбиләр өчен шушы җөмлә барча тәти сүзләрдән дә кадерлерәк булып чыккан. Ул моны тәбрик авторына рәхмәт әйтер өчен махсус килгәч белдергән иде. Кыскасы, Дамир әфәнде Шәрипов Татарстан тарафыннан мондый зурлауга һичшиксез лаек шәхес.

Җирле санлдыгугачыбыз Әлфия Рамазанова да “Атказанган артист” исменә күптән лаек иде инде. Әзербайҗанда туып үскән бу кыз тол калган әнисе белән аның туган якларына кайта. Чкалов исемендәге мәдәният йортында “Чулпан” һәм нәниләр өчен “Ләйсән” исемле ансамбльләр оештырды. Нәкъ шул коллективлар 1988-елның мартында барлыкка килгән “Туган тел” оешмасын халыкка танытуда төп терәк булып чыкты да.

Тукай кичәләре, “Сембер җыры” фестивальләре, Нардуган, Нәүрүз, Гаилә бәйрәмнәре, Сабантуйлар оештыру Әлфиясез мөмкин дә булмас иде. Тик соңрак ул, фатиры юклыктан, Ульянов районы үзәге Ишеевкага күчеп китте. Анда да, татар аз булуга карамастан, аны туплап, ансамбль оештырды. Ишеевка мәктәбендәге татар балалары ансамбле дә эшләп килә. “Туган тел” оешмасының 10 еллык юбилееның бизәлеше дә – нәкъ Әлфиябез хезмәте.

Кызганыч ки, өлкә үзәгендә 2 чуаш ансамбле бар, ә татарныкы – берәү дә юк. Чөнки Әлфиядәй кеше табылмый гына… Шулай да өлкә үзәгендә оештырылган барлык, диярлек, мәдәни чараларны да “Сембер җыры” һәм “Урмай моңы ” бәйгеләре лауреаты Әлфия Рамазанова үз чыгышлары белән бизи.

Шунлыктан Татарстан җитәкчелегенә, шулай ук аның игътибарына Дамир абыйның һәм Әлфиянең изге гамәлләрен җиткергән Рамис Сафинга карата рәхмәт хисләре кичерә татар милли хәрәкәте әгъзалары.
XS
SM
MD
LG