Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филармония 70 еллыгын яңартылган бинада каршы ала


Яңартылган концерт сарае
Яңартылган концерт сарае

Филармония мөдире Кадим Нуруллин әйтүенә караганда, бу бина хәзер тамашалар оештыру өчен зур мөмкинлекләр ача.

“Филармония ул классик сәнгатьне, классик музыканы алга этәрүче оешма булып калырга тиеш. Бүгенге көндә фәкать шушы сорауларга җавап бирергә тиеш. Аны бүтән бер якка да төртеп кертергә ярамый. Ул эстрада өчен дә гаепле түгел. Эстраданы 90-нчы елларга кадәр алып килгән ул. Нинди халәттә генә булмасын, иң матур чакларын шунда күрдек” - Кадим Нуруллин бүгенге татар филармониясенең кыйбласын менә шулай билгеләде.
Мәгълүм ки, узган гасырның 90-нчы елларына кадәр филармония татар җырчылары, татар эстарадасы белән бергә иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башкаларның концерт белдерүләре өстенә Татар дәүләт филармониясе дип язылды. Бүгенге көндә исә, “күренекле җырчыларының һәркайсысы үзе бер филармония ул” дип ярым шаярып әйткән сүзләрне дә ишетергә туры килә.
70 еллык тантана уңаеннан халык уен кораллары оркестры, фольклор музыкасы ансамбле, эстрада-симфоник оркестры белән сәхнәгә Татарстан капелласы-камера хоры да чыгачак. Камера хоры бу сезонда гына оешып эшли башлаган 32 кешелек төркем. Һәм алар 70 еллык тантана кичәсендә “Урман кызы”н да җырлаячак.
“Хәтерем ялгышмаса, өченче тапкыр бугай капелла оеша. Бирсен Ходай, әйбәт булсын, озын гомерле булсын.
Кадим Нуруллин
Әле аңа безнең уңай шартлар да тудырасы бар”, ди филармония мөдире. Ә тамашачыларга килгәндә исә, капелла һәм башка сәнгатькәрләр чыгышын алар сәхнәдә яннарында тыңлаган шикелле үк ишетәчәк. Белгечләр әйтүенчә, филармониянең яңартылган концерт сараеның яңгырашы, ягъни акустика бүгенге көндә Казанда иң яхшысы.
“Әлеге залның акустикасы да бик әйбәт. Төзелеше дә бик матур. Мөмкинлекләре дә зур. Шуңа күрә монда күп артистлар үзләренең җыр сәнгатен пропагандалауга урын табарлар дип уйлыйм. Бу һичшиксез шулай булачак та”.

Кадим Нуруллин әлеге сүзләрен дәллилләп гыйнуар аеның һәр кичендә филармония сәхнәсендә булачак концертларны санады. Декабрь азагында 8 концерт булса, гыйнуарда аларның саны 39-га җитәчәк. Бинага Салават белән Әлфия Авзалованың бергә төшкән игълан тактасы эленгән инде. Филармония мөдире әйтүенә караганда, биредә Казанның зур концерт залларына тешләре үтмәгән җырчылар да чыгыш ясаячак. Монда 633 тамашачы сыя.
Әлеге бина, бер яктан, филармония каршындагы сәнгать төркемнәренең туган өе, икенче яктан, күренекле татар җырчылары чыгышы өчен яраткан сәхнә булса, өченче яктан, филармония каршындагыларга башка калаларда чыгыш ясау мөмкинлеге дә ача.
“Чит коллективларны монда, Казанга китерткән очракта, үзебезгә дә аларга барып эшләп кайту мөмкинлеге туа. Менә бу акчасыз алымнар китте”, ди Кадим Нуруллин.
Тарихка килсәк, үктәбер инкыйлабыннан соң филармония ачылганга кадәр, Казан күп төрле концерт тормышы белән яши. Татар опералары “Сания”, “Эшче” куела. Ключарев, Җиһанов, Фәйзи, Мозаффаров, Яруллин исемнәре таныла. Салих Сәйдәш әсәрләре яңгырый. Симфоник оркестр исә классик музыка әсәрләре тәкъдим итә. 1920 елда камера оркестры төзелә. Әмма 1933 елга республика җитәкчелеге концертлар, төрле музыкаль чараларны тәртипкә салу турында уйлана башлый. Һәм 1937 елда Татарстан республикасының дәүләт филармониясе төзелә. 70 еллык тарихы эчендә филармония йөзләгән җырчы, сәнгатькәр һәм сәнгать төркемнәренең иҗат учагына әйләнә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә 1991 елга кадәр филармония канаты астында була.
XS
SM
MD
LG