Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Вашингтон Тимошенконың премьерлыгын хуплый


Украина парламентының Юлия Тимошенконы премьер-министр итеп раславына Кушма Штатлар хуплау белдерә.
АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Шин Маккормак Без Тимошенконың билгеләнүен хуплыйбыз, һәм аның белән, шулай ук Украинаның яңа хөкүмәте белән хезмәттәшлек башлануын көтәбез диде. Сайлаулардан соң инде шактый вакыт үтте, һәм хөкүмәтнең ниһаят раслануы яхшы нәрсә. Без бу хөкүмәт президент һәм башкалар билгеләгән демократияне ныгыту һәм иктисадый реформалар юлыннан барыр дип өметләнәбез диде.
Тимошенко кичә 450 урынлы парламентта иң кимендә зарур булган 226 тавыш җыеп хөкүмәт җитәкчелегенә расланды.

XS
SM
MD
LG