Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Шәймиев Казансу юлын үзгәртергә тәкъдим итә


Казан җитәкчеләре яңа төзелеш планнарын тикшерә
Казан җитәкчеләре яңа төзелеш планнарын тикшерә

Казансуның уң яры Сингапурга охшаячак, дип язып чыкты бүген Казан газеталары. Сишәмбедә шәһәр ратушасында узган жыенда Казансу ярында төзелешләр алып барырга җыенган NBBJ ширкәте үз проектын тәкъдим итте.

Әлеге проект тормышка ашса, шәһәрнең йөзе бөтенләй үзгәрергә мөмкин.
Җыенда Татарстан президенты да булды һәм үз киңәшләрен бирде. Әлеге чарада Татарстанның башка югары дәрәҗәле җитәкчеләре дә катнашты. “Миллениум-Зилант–Сити” проектның елга буйлары өчен генә төзелгән өлешендә, Казансуның ярларында ком белән юдыртып өйелгән яңа җирләр-утраулар булдыру, хәзерге торгын суны тизләтер өчен махсус чаралар курү күз алдында тотыла.

NBBJ яңа төзелешләр Казанның үсешенә яңа этәргеч бирәчәк, дип белдерә. Проект төзүчеләр елга ярының барлыгы 320 һектар җирен кулланырга җыена. Белгәнегезчә, анда торак йортлар, күпкатлы бизнес биналарын, сәүдә вә күңел ачу үзәкләрен төзергә тәкъдим ителә.

Президент Казансу юлын үзгәртүне тәкъдим итә
Татарстан президенты әлеге проектка хуплау белдерде, әмма үзгәрешләр кертергә киңәш итте. Мәсәлән, газеталар язганча, Минтимер Шәймиев, дамба төзеп, Казансу елгасын тирәнәйтергә, даими су агымын булдырырга, су бер урынга җыелмасын өсен, елганың юлын үзгәртергә кирәк, дип әйткән. Минтимер Шәймиев елганың уң ярын активрак кулланырга, анда торак төзергә чакырган.
Төзелешләр ком өйелгәч, берничә елдан башланырга тиеш.
Ул арада Казансу елга тирәсендәге үзгәрешләр, экологик мөхиткә зур зыян салырга мөмкин дигән борчулар бар. “Эхо Москвы” радиосының Казан бүлеге бү мәсәләдә сораштыру үткәрде. Радио тыңлаучыларга “Казанның заманча үсешен яклыйсызмы, әллә тирә-як мөхиткә зыян салмауны хуп күрәсезме?” дигән сорау куйылды. Кечкенә генә сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе Казансу тирәсенә зыян салмауны яклап чыкты.
XS
SM
MD
LG