Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идрис Газиев: Татар җырына юл - Евразиягә


Идрис Гәзиев Азатлыкта кунакта
Идрис Гәзиев Азатлыкта кунакта

Татар җырын дөньяга чыгаруда Идрис Газиевнең кыйбласы Евразиягә юнәлгән. Гасырлар дәвамында безнең бәйләнешләребез Көнчыгыш белән булды, ди җырчы.

Үзенең “Татар музыка дөньясы” дип аталган, 3 өлештән торган һәм 60 җыр кергән CD тәлинкәсе чыгу уңаеннан Идрис Гәзиев “Азатлык”та кунакта булып киткән иде. Ул әңгәмә вакытында Башкортстанның һәм Татарстанның мәдәният, сәнгать әһелләре арасындагы иҗади дуслыгы турында да сөйләде.

Татарстанда “Барс-Медиа” ширкәте чыгарган “Татар музыка дөньясы” тәлинкәләре эчтәлеге белән бик бай. Беренче тәлинкә “Ишеттем мин кичә” дип башланып, Тукай шигырьләренә һәм халык көйләренә язылган җырлары Идрис Гәзиев тарафынаннан күбрәк а'саpella башкарыла. Тәлинкәнең икенче ягында “Бер җырламый җаным түзә алмый” дигән исем астында мәшһүр композиторлар Мансур Мозаффаров, Заһид Хабибуллин, Фәрит Яруллин эшкәртүендә “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Су буйлап”, “Сарман”, “Яңа кара урман” кебек җырлар тупланган. “Сибелә чәчәк”, “Казан сөлгесе”, “Олы юлның тузаны” кебек халык яратып тыңлаган җырларны да Идрис Гәзиев бик зәвыклы итеп башкара. Бу җырларны Идриснең халык музыка коралы оркестры, симфоник оркестры ярдәмендә башкаруы бу җырларның яңгырашына тагы да зур күркәмлек бирә.

CD тәлинкәләрнең икенче бүлеген “Себер моңы” дип атаганнар. Ул бүлектә Идрис Гәзиев “Сахралар”, “Мәхмүт Мәргән”, “Тукбикә”, “Кара елан” кебек сибелеп яшәгән татарның төрле җирләрдә дә, үз моңын югалтмыйча бөртекләп җыеп саклаган җырларын башкара. Һәм бу тәлинкәнең икенче ягы “Әй, егетләр, сез кемнәр?” дип атала. Анда “Ончы Фәхри”дән башланып, “Бадьян бакчалары”, “Аючы Дәүли”, “Мәдрәсә”, “И, аппак”, “Алмагачлары”, “Мин китәмен сугышка”, “Эрбет” кебек җырлар тупланган. Шулай ук анда файдаланылган чыганаклар арасында Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Баки Урманче, Фасил Әхмәтов язмалары кулланылган.

Өченче тәлинкәгә кергән җырлар җыентыгы “Исемнәр бакчасы” дип атала. Анда Идрис Гәзиев спектакльләрдә җырланган җырларны да башкара. Мәсәлән, “Таһир-Зөһрә”, “Бибкәй матур”, “Хафизаләм-иркәм” кебек җырлар башкарыла. Шулай ук бу тәлинкәдә яздырылган “Хәмдия”, “Чибәр кызга”, “Тәчкә-икә” кебек кызу башкарыла торган җырлар Идрис Гәзиев башкаруында тыңлаучының күңелен күтәреп җибәрә.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы, Башкортстан республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Русиянең атказанган артисты, бик күп халыкара конкурсларда лауреат исеме яулаган җырчы Идрис Гәзиевне татар, башкорт, урыс халкы гына түгел, аның төрле җанрда зәвыклы итеп башкарган җырларын бик күп илләрдә яратып тыңлыйлар. Көнбатыш илләрендә барган гастрольләрдә катнашып, Идрис Гәзиев Швециядә үткән халыкара фестивальдә беренче премия лауреаты булып та танылган җырчы булды. Казанда үткән “Татар җыры-2006” фестивалендә Идрис Гәзиев Азатлыкның махсус бүләгенә лаек булган иде.

Замананың глобальләшү мәсьәләләре татар халкының мәдәниятенә, сәнгатенә дә борчу тудыра. "Татар халкының җырларын, моңнарын телевидение аша барган Евровидение фестивалендә ишеттерү, анда катнашу турында фикерегез ничек?" дигән сорауга Идрис Гәзиев менә ничек җавап бирде:

"Евровидениегә Русиядән катнашучы дәүләт тарафыннан тәкъдим ителә. Ә ул тел белән бәйләнгән. Евровидениегә татар җырын күрсәтер өчен ул урыс җырларыннан 10 тапкыр югары булырга тиеш. Бәлки шул вакытта төрекләр кебек катнашу мөмкинчелеге туар. Дөресен әйтергә кирәк, бу бик четрекле мәсьәлә. Аны бер эфирда гына чыгып, минем бер тавышым белән генә, бер минем фикерем генә әллә ни бирмәс, аның турында бәлки түгәрәк өстәлләр дә корып, оештырырга кирәктер. Әмма тагын бер ягы бар, кирәкме ул безгә Евровидениегә чыгу, әллә кирәкмиме?"

Бүгенге көндә Евровидениедә җиңгән җырлар һәр кешенең телефонында, кесәсендә.

"Евровидениегә чыгу, минем өчен чыкса әйбәт, чыкмаса да минем өчен зур кайгы түгел. Менә Евразия конкурсына бару, монысы инде икенче мәсьәлә. Чөнки барыбер гасырлар дәвамында безнең бәйләнешләребез Көнчыгыш белән. Ул тарихи. Аны дәлилләсе юк. Болгар чорында да, Алтын Урда чорында да, Казан ханлыгы чорында да, хәтта Казан җимерелгәч тә әле Урыс дәүләте күпмедер өлештә Көнчыгыш белән элемтә тотар өчен татарларны җибәргән.

Бәлки Малайзиядә, Казакъстанда, Үзбәкстанда, Әзербайҗанда үткән, Төркиядә үткән конкурсларда барып катнашу халыкара конкурсларда катнашу, анда чыгыш ясау, ул инде икенче мәсьәлә. Безнең өчен ул була торган нәрсә. Аның дәрәҗәсе дә югары. Аның бит төбәге дә зур. Алматыда, Евразия конкурсларында үтә торган конкурсларда, аның шулхәтле киң территориясе, күпме регионнар катнаша. Шул җирдә татар җырын чыгару, тагын да бер тапкыр татар барлыгын дөньяга күрсәтү - ул реаль әйбер, Евровидениегә караганда.

Әгәр дә минем әйткән сүзләрдән, Азатлык радиосын тыңлаучы тамашачыга файда булса, уй-фикергә этәргеч булса, ниндидер фәһем булса, мин бик шатмын. Алар белән эфир дулкынарында җыр-моң аша күрешеп, аралашып яшәргә насыйп булсын."
XS
SM
MD
LG