Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Гыйрактагы халыкара көчләрнең мөддәтен озайтты


БМО Иминлек Шурасы Гыйракта АКШ җитәкчелегендәге чит ил көчләренә тагын бер елга калу рөхсәте бирде. Багдад соңгы мәртәбә дип чит ил көчләрен Гыйракта тагын бер елга калдыруны сораган иде.
Гыйрак илчесе Хәмит әл-Бәяти Гыйрак Сәддам Хөсәин хакимиятеннән котылырга ярдәм иткән дустанә илләргә рәхмәтле диде. Шул ук вакытта ул бер генә хөкүмәт рәсмие дә, бер генә гыйраклы да чит ил көчләренең Гыйракта кирәгеннән озагракка калуын теләмиячәк дип өстәде.
Әлегә АКШ көчләре Гыйракта 2008 ел ахырында БМО рөхсәтенең мөддәте чыкканнан соң да калыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG