Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:35

Иран Русия белән якынаюга өметләнә


Иран атом энергия идарәсе башлыгының урынбасары Мөхәммәт Сәиди Русиядән Ирандагы Бушер атом электр станциясенә атом ягулыгының беренче өлеше җибәрелү Тәһран белән Мәскәү арасындагы стратегик бәйләнешләрне ныгытачак диде.
Мәскәү дә, Вашингтон да узган дүшәмбе көнне Мәскәүнең Иранга атом ягулыгы озатуы Тәһранга уран баету зарурлыгы булмавын күрсәтә ди. Дөнья җәмәгатчелеге Тәһран баетылган уранны атом коралы ясауда кулланырга мөмкин дип борчыла.
Иран исә уран баету төзелүче башка бер атом реакторына ягулык әзерләү өчен кирәк ди.

XS
SM
MD
LG