Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин мөселманнарны котлый


Күпчелек мөселман илләре Корбан бәйрәменә керде, кайберләрендә корбан чәршәмбедә үк чалынды.
Корбан Бәйрәме алдыннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гәйнетдин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты.
Равил хәзрәт мөселманнарны үзләренең ватандашлык бурычларын онытмаска, активрак булырга чакыра.
Мөрәҗәгаттә Русия җәмгыятендә тотрыклылык хисе һәм киләчәккә ышаныч ныгый бара, Русия мөселманнары үз үткәннәре белән горурлана һәм шул турыда белгәннәрен киләчәк заман кешеләренә тапшыруны үзләренең бурычы дип саный диелә.
Без Аллаһы Тәгаләдән безгә сугышлар, ярлылык булдырмауны, Русия мөселманнарына рухи, мәдәни яңарышның, йолаларны торгызуның дәвам итүен сорыйбыз диелә Равил хәзрәт мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG