Accessibility links

Оппозиция вәкилләре теркәлә алырмы?


Сишәмбе көнне үзләрен Русия президентына намзәт итеп тәкъдим итүчеләрдән документларны кабул итү төгәлләнде. Ә фиркәләр үз намзәтләрен әле тагын 5 көн дәвамында тәкъдим итә ала.Узган сайлаулар белән чагыштырганда бу исемлек шактый кыска булырга охшап тора.

Русия президентына намзәт итеп теркәлергә 25 кеше теләк белдергән иде элек, ләкин чынлыкта үзәк сайлау комиссиясенә үз документларын тапшырганнар күпкә азрак. Алар арасында элекке премьер Михаил Касьянов, демократик фиркә лидеры Андрей Богданов, ГКЧП әгъзасы Олег Шенин, элекке диссидент Владимир Буковский, шулай ук фиркәләр тарафыннан тәкъдим ителгән намзәтләр - Бердәм Русиядән - Медведев, коммунистларан - Зюганов, ЛДПР җитәкчесе - Жириновский һәм Уң көчләр берлегеннән - Немцов бар иде. Ләкин аларның барысы да намзәт була алмаячак ди белгечләр. Документларны тикшерү барышында Русия Президенты булырга теләүчеләрнең кәгазьләрендә төрле төгәлсезлекләр табылу бик ихтимал. Аеруча үз-узләрен тәкъдим итүчеләр арасында. Мисал өчен танылган язучы, совет диссиденты Владимир Буковский инде исемлектән төшерелгән. Ике ил ватандашы булган кешегә Русия президенты булу рөхсәт ителми диелгән канунда. Буковскийның Русиядән тыш, британ ватандашлыгы да бар. Канунда президент буласы кеше 10 ел Русия федерациясендә яшәргә тиеш диелгән. Бу хакта Владимир Буковский:

“Бу бик бәхәсле мәсьәлә, без инде юристлар белән дә киңәшләштек. Чынлап торып әйткәндә, алайса Путин да, Ельцин да канун бозган булып чыга, ник дигәндә аларның берсе дә президент булыр алдыннан Русия Федерациясендә 10 ел яшәмәгән иде. Чөнки Русия Федерациясе үзе дә әле 91нче елны гына оешты”, - диде.

Буковский Президентлыкка намзәт була алмаучы бердәнбер кеше түгел дип фаразлый белгечләр. Чөнки Думага үтмәгән фиркә вәкилләре һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр 2 миллион имза җыярга тиеш. Һәм үзәк сайлау комиссиясе ул имзаларда хәрәмләшүләр бар дип дәгъва белдереп аларны кире кагуы бик ихтимал. Кайбер белгечләр, президентлыкка намзәт булып бары 4-5 кеше генә теркәлә алыр дип белдерә. Аның өчесе фиркә вәкилләре – Медведев, Жириновский һәм Зюганов, чөнки аларга 2 миллион имза җыю кирәкми. Ә тагын төрлелек кертү өчен Кремль яклы булган – демократик фиркә лидеры - Богданов. Анарга 2 миллион имза җыюга хакимият булышыр дип яза кайбер басмалар һәм элекке премьер Касьянов. Ул исә үзен опоопзиция яклы дип әйтә килсә дә, Кремль белән мөнәсәбәтләрен бик бозмый икән. Сәясәт белгече Евгений Волк та Касьяновның хакимияткә якын кеше булуына басым ясый

“Минемчә, Касьянов ул Кремль проекты. Бу хакта мин башка сәясәтчеләр белән дә сөйләшкән бар. Алар минем белән килешә. Касьянов уң як вәкилләрнең көчләрен киметү өчен һәм шул уң якларга тагын да көчлерәкләр тупланмасын өчен сайланган шәхес”, - диде Е. Волк

Шулай итеп Русия президенты сайлауларына намзәт итеп теге яки бу сәбәп табып, чын оппозициядән бер генә кешене дә теркәмәскә мөмкиннәр. Моңа кадәр инде бу эштә кайбер шәхесләргә аяк чалып килделәр. Мисал өчен берләштерелгән ватандашлар фронты җитәкчесе Гарри Каспаровка җыелыш уздыру өчен бина бирелмәде, һәм оппозиция вәкиле президент кампаниясендә катнаша алмаячагын белдерде. Яблоко фиркәсе шулай ук үз намзәтен тәкъдим итмәячәген, ә сайлауларда Буковскийны яклаячагын әйткән иде.

Шулай итеп бу сайлау кампаниясендә иң аз намзәтләр булыр дип көтелә. Әйтергә кирәк, 2000 елдагы президент сайлауларында - 11 намзәт катнашса, 2004нче елда – 6 булган иде. Бу сайлауларда алар саны тагын да азрак булачак ди, белгечләр.
XS
SM
MD
LG